Ирек Зиннуров белән Елена Мигунова спортны сәхнәгә алмаштыра

Спорт «йолдыз»лары «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, Россиядә Яшьләр елын ачуга багышланган тантананы алып барачак

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-инфом»). 24 гыйнварда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, Россиядә Яшьләр елын ачуга багышланган тантана узачак. Кичәне Татарстанның спорт «йолдыз»лары –Ирек Зиннуров белән Елена Мигунова алып барачак.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, тантанада 1100 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар – яшьләр иҗтимагый хәрәкәте лидерлары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, яшьләр бәйгеләре һәм фестивальләре, спорт турнирлары җиңүчеләре, күренекле спортчылар. Аларга 2009 елда спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәләренә планлаштырылган мөһим проектлар («Россиянең чаңгы юлы», «Милләтләр кроссы» кебек массакүләм спорт бәйрәмнәре, быел февральдә Харбинда узачак кышкы Универсиада, Чемпионнар лигасында катнашачак «Рубин» клубы) презентацияләнәчәк. Презентациянең Яшьләр елы блогында яшьләр торак төзелеше, Кадрлар резервы мәктәбе проекты, «Бөтенроссия студентлар язы», «Созвездие-Йолдызлык», Татарстан кәләшләре фестивальләре урын алачак.