Рушания АЛТАЙ:

“Татарча сөйләшергә өйрәтеп кенә балаларыбызны ассимиляциядән коткарып калып булмый”

Рушания АЛТАЙ: “Тел сакланганда миллилек югалмаячак, ләкин татарча сөйләшергә өйрәтеп кенә балаларыбызны ассимиляциядән коткарып калып булмый”

Журналист сыйфатында башкалар хакында электрон һәм басма матбугатта күп язган, нигездә, Төркиядә гомер йомгагын сүтүче татарларга бәйле хәбәрләре радиодан яңгырый килгән Рушания Алтай исеме белән таныш булмаганнар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтыннан файдаланучылар, татар дөньясы белән хәбәрдарлар арасында, мөгаен, юктыр. Үзе һаман күләгәдә кала биргән әлеге шәхес белән кызыксынучы милләттәшләребез аз түгелдер дигән фикердә, җавап табасы килгән сорауларыбыз белән Рушания Алтайга мөрәҗәгать иттек.

Сүз башлаганчы, иң алдан сезне – тормыш иптәшегез Кюршат белән икегезне tatarlar.ru сайты оештырып үткәрә торган “Ел татары-2008” конкурсының “Татар гаиләсе – 2008” номинациясендә җиңүегез белән чын күңелдән котлыйсыбыз килә. Шулай да, татар дөньясында шундый исем йөртүе күңелегездә нинди хисләр уята?

Р.А.: Дусларыбызның хәбәр итүенчә, tatarlar.ru интернет сәхифәсендәге конкурста ярышучылар арасында исемебезне күреп иң элек аптырап калдык: безне кем тәкъдим итте икән? Бу чаклы танылган гаилә булуыбызны белми идек, югыйсә. Мондый конкурсларда катнашканыбыз булмагач, сөенергә дә, сөенмәскә дә белмәдек. Ничек кенә булмасын, безне “Ел гаиләсе” итеп күрергә теләгәннәрнең булуы һәм аларның күпчелек тәшкил итүе күңелгә хуш килә. Безнең өчен тавыш биргән барлык затларга рәхмәтебезне ирештерәбез.

Алай да, Төркиядәге зыялы шәхесләр белән очрашып-аралашып яшәүче, алар турында күпне белүче Рушания Алтай тормышта үзе нинди, гомер юлы кай тарафлардан башланган, татар журналистикасына ничек килеп кергән?

Р.А.: Нәкъ Кама аръягында бардыр бер район – “Сарман” диләр,
Җырлаганда көй өчен Илһамнары - Зөһрәләре җырлай диләр…

Шаяртып башланган бу юллардан аңлагансыздыр, шәт, мин Татарстанның Сарман якларында туып үстем. Петровка-12 урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетына укырга кердем. Дөресрәге, мин абитуриент булган чакта, андый факультет юк иде әле, ул вакытта гаризабызны филология факультетының татар журналистикасы бүлегенә бирдек. Ярты ел укыганнан соң, без татар журналистикасы факультеты студентлары булдык.

Бу серле дә, кызыклы да, шул ук вакытта катлаулы да булган һөнәргә мине районыбызның танылган журналисты, язучы Хәниф Хәйруллин җәлеп итте. Мин тугызынчы сыйныфта укыганда мәктәбебезгә укучылар белән очрашуга килгән Хәниф ага журналист һөнәренә бәйле сорауларыбызга бик кызыклы җаваплар бирде. Аңа кадәр мин, мәктәпнең укыту һәм тәрбия эше буенча мөдир урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зәкиевна кушуы буенча, мәктәп һәм авыл тормышы турында район матбугатына мәкаләләр язып тора идем инде. Укытучыларым сүз арасында язу сәләтем барлыгын да әйткәлиләр иде. Бу үзенчәлек миңа әнкәйдән күчкәндер дип уйлыйм. Ул һәм аның бертуган апалары - бик кызык сүзле, җор телле, тапкыр җаваплы кешеләр. Көндәлек сөйләшүдә алар халкыбызның әдәби байлыгын, тел бизәкләү-сурәтләү чараларын бик оста куллана беләләр. Нәселләрендә шагыйрь, язучы кебек каләм ияләре булганлыгын да әйтеп узарга кирәк: әниемнең әбисе белән күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең әбисе бертуганнар; Сарман районы газетасының озак еллар баш мөхәррире булган фельетончы, мәзәкче Илгизәр Кушаев та, шагыйрь Әзһәр Габиди дә - әнием ягыннан туганнарыбыз. Икенчедән, холык-фигыльгә бәйле үзенчәлегем дә журналист һөнәрен сайлауга китергәндер дип уйлыйм. Мине балачактан ук татар булу проблемасы уйландыра иде: ни өчен авыл мәктәпләрендә генә татарча укыталар? Ник югары уку йортларына кергәндә татар балалары имтиханнарны русча бирергә тиеш? Шәһәрдә татарча сөйләшүчеләргә тискәре карашларның сәбәбе нәрсәдә? Әнә шундый сораулар чуалчыгында үз милләтемне яклау, аның хокукларын киңәйтү мәсьәләсендә фикер ирештерү теләге көчле булганга, нәкъ менә журналист булу кирәклегенә ышанганмындыр, мөгаен. Гомумән, теләсә нинди мәсьәләдә хаксызлыкка каршы һәрвакыт көрәшергә кирәк дип саныйм.

Гомер сукмакларыгызның Төркиягә килеп чыгуның, сер булмаса, сәбәпләре нәрсәдә?
Р.А.: Яшьлегемнең бөреләнгән чагы үзгәртеп кору чорына туры килде. Комсомол рухында тәрбияләнгән кеше буларак, либераль икътисад системасына күчешне күз алдына китерә алмый идем, рәтләп аңлап та бетерми идем. Университетта, бер яктан, Карл Марксның “Капиталы”ын өйрәнсәк, икенче яктан, вакытлы матбугатта якын киләчәктә бөтен илнең базар икътисадына күчәчәге турында төрле мәкаләләр укыдык. Бер-берсенә тәңгәл килмәгән бу момент миндә берәр капиталистик илне якыннан танып белү теләге уятты. Шуңа күрә, дусларым биргән мөмкинлектән файдаланып, укуымны Төркиядә дәвам итәргә булдым. Төркия сихри шәрык дөньясы буларак та, үз вакытында Йосыф Акчура, Садри Максуди, Рәшит Рәхмәти Арат, Әгъдәс Нигъмәт Курат, Габдулла Баттал, Әхмәт Тимер кебек дистәләгән татар зыялыларын үзенә сыендырган ил буларак та гел үзенә тартып, кызыксындырып тора иде. Төркиягә чакыру килгән вакытларда Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең радиосында уңышлы гына практика узып йөри идем. Инде эшкә алынганда гына, иҗатның иң кызыклы урынында барысын да ташлап китүе авыр булса да, чит илне, ят дәүләт системасын танып, үзгә белем эстәп, яңа карашлы белгеч булып кайту һәм башлаган урыннан эшемне дәвам итү нияте мине ерак юлга чыгарды.

Төркиядә мин Измир каласындагы Әгәй университетының халыкара коммуникация факультеты телерадиожурналистика һәм кинематография бүлегендә укыдым. Бүлек белән танышып йөргәндә, нинди дәресләр керә икән дип кызыксынып, расписаниегә күз төшергәч, шаккаттым: төп белгечлек дәресләре янында нинди генә фәннәр юк! Бизнес белән идарә итү, бухгалтерлык, статистика, персонал белән идарә итү, маркетинг, реклама, туризм һәм таныту, менеджер, демография, дәүләт һәм муниципиаль идарәчелек, эш этикеты, конфликтология, җәмәгатьчелек белән элемтә, халык фикерен өйрәнү һ.б. Төркияне һәм башка илләрне таный башлагач, ул фәннәрнең никадәр әһәмиятле булуын аңладым. Өстәп шунысын да әйтәсе килә: дүрт ел эчендә (Төркиядә югары белем алу дүртьеллык) безгә хокукның төрле тармакларын өйрәттеләр. Бу яктан үземне кайчак юриспруденция бүлегендә укыган кебек хис итә идем. Студентлар арасында хокук дәресләре авыр фән булып санала иде, чөнки терминнарның күбесе гарәпчә яки фарсыча, димәк, ятламый мөмкин түгел. Шулай ук җәмәгатьчелек белән элемтә фәненә зур игътибар бирелде. Узган гасырның 90 нчы еллары урталарында әле Россиядә җәмәгатьчелек белән элемтә дигән төшенчә бөтенләй юк иде. Студентларга укытылган дәресләрнең тормыш, ил системасы белән тәңгәл булуын да белгертеп узасы килә. Шуңа күрә, мине бер генә лекция дә ялыктырмады. Телерадиожурналистика белән кинематографиянең бергә булуы да уңай нәтиҗәләргә китерә, минемчә. Кинооператор яки кинорежиссер белгәннәрне безгә дә өйрәттеләр. Төркиядә журналистларны үз матбугатларын, радиотелевидение компанияләре ачып, идарә итәрлек яисә теге яки бу медиа киңлеккә җитәкчелек итә алырлык белгеч, ягъни медиаменеджер итеп әзерлиләр. Тик бу белемнең, дәүләтебездән стипендия алып укыган булсак та, Татарстанга кирәге булмады. Ләкин укучылар ялгыш аңламасыннар: бу һич кенә дә Казан дәүләт университеты журналистика факультетын яманлау түгел. Мин анда алган белемне хурларга җыенмыйм. Казан университетындагы журфак өчен югарыда телгә алынган фәннәр заманына күрә ят булса да, анда без язарга, телнең барлык нечкәлекләрен тоемларга өйрәндек. Әдәбиятка киң урын бирелгәнлектән, нәфислекне сеңдердек. Мин әле һаман җөмлә төзегәндә татар теле синтаксисы укытучысы Сәгадәт абый Ибраһимовны искә төшерәм. Тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнгәндә, Илдар абый Низамов моңа нәрсә әйтер иде икән, дим. Кайчак аларның кисәтүләрен ишеткән кебек булам, хаталарымны һаман алар күзлегеннән төзәтәм. Казан университетында алган белемне миңа бүтән беркайда да бирә алмаячаклар...
Рушания ханым, тормышыгыз, гаиләгез, кызыксыну даирәгез, шөгылегез нинди, мөмкин булса, шул хакта да сөйләсәгез иде...

Р.А.:Шәхси тормышка килгәндә, мин Әгәй университетында укыган елларда кияүгә чыктым. Ирем Кюршат белән Измирдә Нурхәят исемле татар кызының туенда танышып, бер-беребезгә гашыйк булдык. Кюршат менеджер һәм инженер-механик һөнәрләренә ия, Истанбулдагы бетон заводында мөдир булып эшли. Хәзерге көндә бер кыз, бер малай үстерәбез: кызыбыз Таңсылуга 11 яшь булса, малаебыз Кубрат 3 айлык кына әле.

Тормыш иптәшемнең әтисе - башкорт. Икенче бөтендөнья сугышында лейтенант булган, 1942 елны алманнарга әсир төшеп, сугыш беткәч, Төркиягә килеп төпләнгән: бик гыйбрәтле, фаҗигале язмышлы кеше. Каенанам Сөембикә исә Анкарада туып үскән. Әтисе - Оренбург татары, ул Беренче бөтендөнья сугышында алманнарның әсире булган, соңыннан госманлы империясенә сыенган. Каенанамның әнисе ягыннан әбисе Уфада бер бай гаиләдә туган, күренекле галим һәм сәясәтче Йосыф Акчураның туганы булган.

Шөгыль дигәннән, элек мин әдәби әсәрләр укырга яратсам, хәзер игътибарымны мемуарлар һәм документаль әсәрләр җәлеп итә. Кулыма китап алдыммы - ашауны, йоклауны онытам. Бик кызыксынып документаль фильмнар карыйм. Чәчәкләр, гөлләр үстерергә яратам. Диңгез буенда яшәсәм дә, никтер, диңгез мине үзенә тартмый, күбрәк урманда, тауларда йөрүне ошатам.

Белүемчә, Сез Төркиядәге “Тукай” мәгариф һәм мәдәният үзәгенә җитәкчелек итәсез. Ул үзәк кайчан ачылды, кайда урнашкан, нидән гыйбарәт, кемнәрне җәлеп итә? Шулай ук “Тукай яшьләре” интернет-ресурсы хакында аңлатма бирсәгез иде.
Р.А.: “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге Истанбулда 2005 елның көзендә барлыкка килде. Мәдәният, яшьләр һәм матбугат, халык белән элемтә урнаштыру, финанс эшләре, тарих һәм сәясәт, хатын-кызлар комитетлары эшли. Мин Мәдәният, яшьләр һәм матбугат комитетына җитәкчелек итәм. Кюршат Алтай рәислегендәге бу үзәк татар милләтенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, сәнгатен, тарихын, әдәбиятын төрек халкына танытуга, Татарстанның сәясәте, бүгенге вазгыяте, андагы соңгы хәбәрләр турында кызыксынган кешеләргә яки оешмаларга кирәкле мәгълүматларны җиткерү максатына хезмәт итә.

Бу нисбәттән шактый эшләр башкарылды. Төркиянең дәүләти һәм хосусый телевизион каналларына Татарстан һәм татарлар белән бәйле тапшырулар әзерләүдә ярдәм иттек. Шулай ук Төркиядәге төрки дөнья белән бәйле сайтларны милләтебез һәм Ватаныбыз турында тиешле мәгълүматлар белән тәэмин иттек. Бик күп университетларның фәнни хезмәткәрләренә татар тарихы, әдәбияты, сәнгате турында язма, сурәтле яки видеосюжетлы мәгълүмат бирдек. Төркиләрнең халык әкиятләре китаплары сериясен чыгару буенча эш алып баручы язучыга татар халык әкиятләрен сайлап, тәрҗемә итүдә булыштык.

Татарстан сәнгать коллективларын Төркиядә уздырыла торган төрле мәдәни чараларга катнашулары буенча оештыру эшләре алып барабыз. Шул ук вакытта Татарстандагы теге яки бу шәхес яисә оешманың Төркия, төрек халкы турында мәгълүмати ихтыяҗын да үтәргә тырышабыз.

2006 елда, Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан, яшьләр арасында “Тукайның тормышы һәм әсәрләре” дигән конкурс уздырдык. Бу чарага Төркиядән генә түгел, Татарстаннан да мәкалә язып җибәрүчеләр булды. Андыйлар арасында журналист Мансур Мортазин, Татарстанның атказанган укытучысы Фәргат Зыятов, “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалы журналисты Әнзия Ханнанова, Зәйдән югары сыйныф укучысы Дамирә Сәгыйрова, Чаллыдан Айгиз Мингалимов, Түбән Камадан Илнур Хәйруллин да бар иде. Беренче урынга чыгучыга Истанбул-Казан-Истанбул, ә Татарстаннан катнашучы призерга, киресенчә, - Казан-Истанбул-Казан авиабилеты тапшырдык. Фәргат Зыятовның мәкаләсе конкурс шартларына туры килеп бетмәде, ләкин ул бик кызыклы яңалыкларга, мәгълүматларга бай булганлыктан һәм шагыйрьнең тормышын оста тел белән аңлатылганлыктан, аңа жюри симпатиясе премиясе бирелде.

Узган елны, Татарстан Мәдәният министрылыгы ярдәме белән, Истанбул һәм Измир шәһәрләрендә 26-27 апрель көннәрендә “Тукай һәм шигърият” кичәсе оештырдык. Анда Татарстаннан җырчы Фердинанд Сәлахов аерым концерт куйды. Проф. Надир Дәүләт, проф. Мостафа Өнәр, доцент һәм шагыйрә Чулпан Четин, Чаллы шагыйрәсе Наилә Хөрмәтова, яшь галимә Венера Гатина докладлар белән чыктылар. Кечкенә балалар Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар. Быел да Тукаебызны искә алып, аның тормышы һәм иҗаты турында бер атна буена күргәзмә үткәрдек.

Төркиягә, яшьләр һәм спорт бәйрәменә катнашыр өчен, былтыр Татарстанның Зәй шәһәреннән килгән “Мирас” төркеменә матди ярдәм күрсәттек. Бу яктан безгә булышкан милләтәшләребез Фазыл Өзәнгә, Алия Быекка, Йосыф Камчатка һәм Бәсим Иделгә рәхмәт әйтәсе килә.

Татарстанда уздырыла торган Бөтендөнья татар яшьләре форумына делегатлар җибәрдек. Беренче форумга барган Әмрә Акташ анда үзенә тиң яр табып, матур гына гаилә корып җибәрде. Икенче форумга катнашкан Шөкрү Дәмирәл дә анда танышып кайткан бер татар кызына өйләнде, былтыр менә кызлары дөньяга килде.

Туризм секторына да ярдәмебез тия дип әйтәсе килә. Кайбер кешеләр төркем белән өерелеп йөрүне яратмый. Татарстанны, Казанны үзе генә яки гаиләсе, яисә дуслары белән барып күрергә теләүчеләр булгалый. Аларга Казанда кунакханә яки танышларыбыздан фатир арендалап торыр урын әзерлибез, аларны аэропорттан каршы алу, бер атна буе тарихи урыннарда, кибетләрдә йөртү кебек программа оештырабыз, виза һәм авиабилетны ничек, кайдан алып булганлыгы турында мәгълүмат бирәбез, хәтта Истанбул читендә яшәүчеләр арасында визаларын һәм билетларын бездән генә алдыртучылар бар. Алар, үз финанс мөмкинлекләреннән чыгып, рәхәтләнеп, тынычлап Казанны күреп кайталар. Гәрчә, берникадәр чыгымнарыбыз булса да, бу оештыру эшләре яки башка әйберләр өчен бер тиен дә түләү таләп итмибез. Ниятебез - Төркиядәге милләттәшләребезне яки төрек дусларыбызны мөмкин булган кадәр Татарстан, Казан белән якыннан таныштыру.

Кыскасы, эшләребезнең нәтиҗәсен күреп сөенәбез.

Бүген интернет ресурсы булмаган оешманы күз алдына китереп булмый. Ул - иң очсыз, иң оператив, киң колачлы аралашу-хәбәрләшү чарасы. “Тукай” үзәге дә татар милләтен танытуны өлешчә шушы мөмкинлек аша җиренә җиткерә. Интернет сәхифәсендә сынап карар өчен генә радиотапшырулар башланган иде, тыңлаучыларның уңай бәяләре һәм таләпләре аны дәвам итәргә дигән карарга китерде. Кечкенә балам бераз үсә төшкәч, аның эше яңартылып, хәбәрләр төрек телендә дә бирелер дип уйлыйбыз.

Төркиядә гомер итүче татарлар турында әледән-әле язып торсагыз да, шуны беләсе килә: гомумән, андагы милләттәшләр нинди сыйфатларга ия, госманлылар илендәге татарларның Татарстандагыларыннан үзгә яклары нәрсәдә? Андагы татар яшьләрен милли асыллар кызыксындырамы, татарларның бүгенге лидерлары дип кемнәрне атыйсыз, татар җәмгыятендә нәрсәгә ихтыяҗ сизелә һәм алар нинди планнар, уй-хыяллар, проблемалар белән яши, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының уңай йогынтысы-ярдәме сизеләме?
Р.А.: Төркиядә чама белән 4-5 мең казан татары яши, диләр. Анкара, Искешәһәр, Кютахия кебек шәһәрләрдә мәдәни оешмалар бар. Тик, Гөнүл ханым Пултар да әйткәнчә, үзара бердәмлек юк. Телдән “бердәмлек”, “дуслык” сүзләре төшмәсә дә, бу тема проблема булып кала бирә.

1960-1970 елларда Истанбулда, Анкарада татар тормышы гөрләп торган. Надир Дәүләтләр, Фәрит Бичуриләр, Рифат Мухтәсипләр җитәкчелегендә “Тукай яшьләре” клубы эшләп килгән, 1964-1967 елларда “Тукай бюллетене” дигән газета нәшер ителгән. Әлеге клуб 1967 елда Казан төрекләре мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы булып теркәлгән. 1971-1980 елларда, татар эшмәкәре Әхмәт Вәли Мәңгәрнең матди булышлыгы белән, “Казан” журналы чыгарылган. Тел өйрәнү курслары эшләп килгән, концертлар, спектакльләр куелган, Габдулла Тукайны искә алу чаралары, күренекле татар шәхесләренең каберләрен яд итүләр оештырылган. Һәр елны 23 апрельда, Балалар көне уңаеннан, татар нарасыйлары мәдәни осталыкларын сәхнәдән күрсәткән. Безнең халык Сабан туйлары оештырган, яшьләр походларга чыккан. Үзем Төркиядә 1992 елдан, Истанбулда 1996дан бирле яшим, әмма Төркиядә туып үскән татар яшьләрен дә, балаларны да кызыксындырырлык чаралар уздырылганын хәтерләмим. Биредә якшәмбе мәктәпләре дә, татар телен өйрәтү курслары да, бию түгәрәкләре дә эшләми, Финляндиядәге кебек җәйге лагерьлар да юк. Бу мәсьәләләрне күтәреп чыккач, Истанбулдагы кайбер җирле татар активистларының, нигә кирәк ул, дигән тискәре фикере күңелне төшерде. Шунысы аяныч: кайсыберәүләр, Төркиядә татарлыкка без хуҗа, бездән башкасына эшләргә ирек куймыйбыз, дигән сыман, күп кенә идеяләрне батыруга, кайбер чараларны булдырмауга яки эшнең уңышсыз чыгуына тырышлык куя. “Дуслык”, “бергәлек” сүзләрен калкан итеп, татарлар арасында гайбәт йөртү, кеше арасын бозу, фетнә белән шөгыльләнү кебек ямьсез гамәлләр эшләнелгәненә күп тапкырлар шаһит булырга туры килде. Хәтта мөнәсәбәтләрне судлашуга кадәр җиткерүчеләр бар. Дөрес, татарлыкларын саклап калырга, милли үзенчәлекләребезне яшәтергә, халкыбызны киң күләм массаларга һәм тарихи, һәм фәнни яктан танытырга күңел биргән фидакарь затлар юк түгел. Әдәбият галиме Гөнүл Пултар оештырган фәнни конференцияләр, симпозиумнар өлешчә әнә шул максатка хезмәт итә. Мәҗит Сүзәр, Абдулвахит Ирдән, Саит Тениш, Ихсан Таңатар, Ихсан Йафай, Зыя Йафай, Фазыл Өзән, Абдулла Атасәвәр кебек милләтпәрвәр шәхесләрнең татарлыкны таныту һәм яшәтү өлкәсендәге омтылышлары да сокланырлык. Яшьләр арасында да милли асылларын җуярга теләмәгәннәрне очратырга мөмкин. Әйтик, Мөхәммәт, Кояш Идел, Мурат, Әмрә һәм Баһадыр Акташлар - Төркия татарларының яшь буын вәкилләре. Төркиялеләр белән тормыш корып Төркиядә яшәп калган татарстанлы милләттәшләребездән доцент Чулпан Зариф-Четин, тарих фәннәре докторы Ильяс Камалов, тиздән тарих фәннәре кандидаты булачак Ләйсән Шаһин, танылган журналист Сәгыйт Хәйри, әдәбият белгече Роза Корбан, шагыйрь һәм адвокат Фәнис Зыятов, Булат һәм Илсөяр Рәмиевләр гаиләсе дә татарлык мәсьәләсенә битараф калмыйча, кулларыннан килгәнчә милләтебезне танытуга, берләштерүгә зур өлеш кертәләр. Алар татар темасына кагылышлы я китап чыгаралар, я вакытлы матбугатта мәкалә, интернет ресурсларында хәбәрләр чыгаралар, яки фәнни докладлар белән төрле конференцияләргә катнашалар, яисә симпозиумнар, радиотапшырулар әзерлиләр.

Туган илдән еракта, ят кавемнәр арасында гомер итүчеләр телләренә, алган тәрбияләренә, гореф-гадәтләренә бик сакчыл, ихтирамлы мөнәсәбәттә. Россиядә татар булуларына әллә ни исләре китмәгәннәр дә, Төркиядә яши башлагач, милләтчегә әйләнеп куялар, үзләренең татар булулары белән горурланалар. Безнең өчен милли тойгылар, милли үзенчәлекләребез икеләтә кадерле. Чөнки биредә балалар үстерәсебез бар, аларны башка милләт кешесе итеп күрәсебез килми, тамырларының Ватаныбыздан аерылуын теләмибез. Төрекләр белән динебез уртак, телләребез охшаш булганга, ассимиляциягә бирешү процессы ифрат дәрәҗәдә тиз бара һәм җирле татарларда бу бик ачык күренә. Шуңа күрә, балаларыбызга татар булу аңын сеңдерү җиңел түгел. Гаиләдә татарча сөйләшсәк тә, сабыйларыбызга татарлыкларын хис итәрлек, горурланырлык, аралашырлык мохит җитми. Безне аңлаучы да юк кебек. Бу җәһәттән, үзләре дә рәтләп татарча белмәгән, әмма үзләрен татарларның рәсми булмаган “министр”ы итеп игълан иткән Төркиядәге “татарлык хуҗалары”ннан нәрсәдер өмет итеп, көтеп тора алмыйбыз: аларның бездә кайгысы юк. Сәхнәгә чыгып утырып, көен боза-боза татарча җырлап күрсәтеп кенә, телетапшыруларда Сөембикәнең тарихтагы әһәмиятен ача алмый ике җөмлә белән чикләнеп кенә милләтебезне саклап та, танытып та булмый. Үзебез инициатива күрсәтеп, җиң сызганып эшләмәсәк, безне беркем кайгыртмаячагы көн кебек ачык. Әлбәттә, тел сакланганда миллилек югалмаячак, ләкин татарча сөйләшергә өйрәтеп кенә балаларыбызны ассимиляциядән коткарып калып булмый. Беренчедән, һәр мәдәни инсан туган телен камил белергә, телне бозып, имгәтеп сөйләшмәскә тиеш. Телнең лексикологиясен, фонетикасын, морфемикасын, сүз ясалышын, грамматикасын, синтаксисын үзләштереп кенә моңа тулысынча ирешү мөмкин. Икенчедән, сабый күңеленә гореф-гадәтләребезне, фольклорыбызны сеңдерү, тарих белән таныштыру зарур. Бай әдәбиятыбызны, сәнгатебезне дә читләтеп үтәргә ярамый. Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиевне укымаган, Салих Сәйдәш, Сара Садыйкова, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин музыкаларын тыңламаган кешене мин чын татарга санамыйм да.

Киләчәк гасырларда татар милләте яшәсен өчен яшьләрне, балаларны тәрбияләүгә аеруча тырышлык салырга кирәк. Алдагы елларда Бөтендөнья татар конгрессында Төркия татарлары исеменнән эш йөртерлек татар җанлы, милләтне рухи яктан баетуга һәм сәламәтләндерүгә өлеш кертерлек белемле шәхесләр катнашуын хәзердән үк кайгыртмасак, бик үкенечкә калу ихтималы бар. Хәзерге көндә чын мәгънәсендә милли лидерларга кытлык кичергәндә, кыен булса да, Төркиядә алларында татар рухын саклау миссиясе торганлыгын аңлап үсәрлек балалар, киләчәкнең фидакарь лидерларын тәрбияләү төп бурычларыбызның берсе булып тора.

Әңгәмәне Миләүшә Низаметдинова әзерләде.