Ринат Закиров: «Читтәге татар авылларында татарлык көчлерәк»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе фикеренчә, ил төбәкләрендәге милләттәшләребез рухи кыйблаларын нык саклаган

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бөтендөнья татар конгрессының узган елның декабрендә Казанда үткән IV корылтаенда конгрессның Башкарма комитеты ил күләмендә татар авылларының ассоциациясен булдыру идеясе белән чыккан иде. Бу тәкъдим съезд эшендә катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиевтә дә яклау тапты. Ниһаять, хыял чынга ашты. Узган ял көннәрендә Актанышта Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясен оештыру конференциясе үтте.
Россиянең төрле төбәкләренә таралып урнашкан татар авылларын бер ассоциациягә берләштерүнең төп максаты тел, мәдәниятне саклауга гына кайтып каламы, әллә игътисади багланышларны үстерү аша авылларны күтәрү турында да сүз барамы? Бездәге татар авылларына башка төбәкләрдәге милләттәшләребез яшәгән авыллар белән якыннан аралашу кайсы яктан файдалы булачак? Бүген «Татар-информ» студиясендә узган видеоконференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров шул сорауларга ачыклык кертте.
Ринат Закиров аңлатуынча, Бөтенроссия ассоциациясе эре татар авыллары нигезендә оешкан. Шул авылларның башлыклары башка кечерәк авыллар белән эшчәнлекне координацияләячәк. Бүгенге көндә Россиядә халкы 1000 нән арткан авылларның саны 150 дән артып китә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе белдергәнчә, алар татарның яшәү тәртибен, йола, телне, динне саклау буенча дәүләт югарылыгына чыгарып эшли торган зур көч. «Шушы ассоциация төзелгәч, Конгрессның татар авыллары картотекасын тагын да камилләштерү ихтыяҗы туды. Кече татар авылларының да тулыисемлеген булдырып, аларның барысын да ассоциациягә кертү киләчәктә төп эшебез булачак», – ди Ринат Закиров.
Аның сүзләренә караганда, бу ассоциациянең максатлары мәдәни багланышларны ныгыту белән генә чикләнми. Авылның икътисадын күтәрүгә, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү дә көн кадагында тора. Мәсәлән, ассоциациягә кергән 150 авылда 150 меңгә якын файдаланылмаган эшче куллар исәпләнә икән. «Тормыш җырлап, биюгә генә кайтып калмый. Бәйрәмнәр дә кирәк, ләкин татар авылында халык эшсез булса, аның киләчәге өметле түгел. Татар авылларының яшәешен тәэмин итим дисәң, шушындагы халыкның мәшгульлеген тәэмин итү иң беренче бурычларның берсе булырга тиеш. Шул очракта гына йолалар, гореф-гадәтләр үсәргә җирлек була. Ассоциация төзеп, татар авылларын саклау турында сүз алып барабыз икән, авыл җирендә эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итәргә, авылларга бер-берләре белән тәҗрибә алмашуны тәэмин итәргә кирәк», –дип белдерде Ринат Закиров. Мәсәлән, элек татар сәүдәгәрләрен биргән Самара, Пенза, Саратов өлкәләрендәге зур татар авылларында бүген эшмәкәрлек, киресенчә, гөрли. Алар тәҗрибәләре белән уртаклашырга ашкынып тора. «Республикадагы татар авылларында читтәге милләттәшләребез ярдәмендә сәүдәгәрлекне уятырга кирәк», – ди Ринат Закиров. Болардан тыш, ассоциация ярдәмендә милләттәшләребезнең мәшгульлеген тәэмин итү өчен Татарстанның эре товар җитештерүче ширкәтләренең татар авылларда производстволарын ачу юллары да карала. Белгечләр алмашу перспективалары да бар.
Татарстан авылларына читтәге милләттәшләребезнең рухи кыйблаларын нык саклаган булуыннан да үрнәк алу зарур. «Читтәге татар авылларында татарлык көчлерәк, аларда дин юкка чыкмады. Бездә халыкның дингә кайтуы пассив бара. Республикада 1200 дән артык мәчет эшли. Тик күбесе аларның буш, җомга намазына җыелмый торганнары да шактый. 7 мәчет эшләгән Урта Әләзәндә, мәчетләр җомгада гына түгел, һәр көн халык белән тула», –дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.