Хәния ФӘРХИ

“Рәхмәт сиңа, җыр”

Хәния Фәрхи: “Рәхмәт сиңа, җыр”

Казан районнарының берсендә урнашкан элиталы йортның иркен цоколь этажы студия итеп үзгәртелгән. Анда эләгү өчен татар эстрадасы җырчысы Хәния Фәрхине озак эзләргә кирәкми - ул шушы ук йортта яши, бары берничә кат өстәрәк кенә. Традиция буенча Казанда мартның беренче көннәрендә уза торган концертлары алдыннан җырчы безнең хәбәрче белән очрашырга ризалык бирде

- Белүемчә, сез үз иҗатыгызны яратучылар өчен өр-яңа программа әзерләгәнсез?

- Әйе, программада утыз өр-яңа җыр булачак. Бер яктан караганда, тыңлаучылар өчен ел саен яңа репертуар әзерләү шактый катлаулы, икенче яктан - мин мондый режимда егерме ел эшлим инде, ә соңгы өч елда март ае Казанда концертлар чорына да әверелде. Кешеләр моңа күнекте һәм концертларны зарыгып көтеп ала, әгәр традицияне үзгәртәм икән, аларның кәефен төшерермен дип уйлыйм.

Билгеле, сюрпризлар да булачак. Кагыйдә буларак, мин ел саен тамашачы игътибарына яшь, өметле җырчыны тәкъдим итәргә тырышам. Бу юлы ул татар Йолдызлар фабрикасында катнашкан Фәйнур Нәҗипов булачак, без әлеге тамаша кысаларында аның белән бергә җырлаган идек инде. Әлеге егет бик сәләтле, Мамадышта туып-үскән, минем кебек үк Театр училищесын тәмамлаган, хәзерге вакытта консерваториянең бишенче курсында укый, үзенчәлекле ярымклассик-ярымэстрада тавышына ия. Аның казанышлары - ул безнең “Бәйрәм” мәктәбе (“Бәйрәм” - Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге ансамбль - А.Т).

Казан концертларына нигезләнеп, без DVD-фильм төшерәчәкбез. Яңа альбом 80 процентка әзер инде, аны май аенда чыгарырга уйлыйбыз.

- Яңа программаның төп идеясе нидә?

- Мин аны “Рәхмәт сиңа, җыр” дип атадым. Шул рәвешле үз һөнәремә, жанрга, язмышыма, сәхнәгә рәхмәт белдерәм.

- Сезгә җырларны кем иҗат итә?

- Авторлар шактый күп, алар ел саен үзгәреп тора. Яңа программа Әлмәт композиторы Зиннур Сафиуллин, Уфа авторлары Гөлнара һәм Урал Рәшитовларның җырларыннан тора. Биредә шактый кызыклы вәзгыять туа, мин Россия буенча гастрольләрдә күп йөрим. Концертлар уза торган һәр шәһәрдә яныма авторлар килә һәм үз әсәрләрен тәкъдим итә. Мин беркемнең дә җырларыннан баш тартмыйм, миндә инде гаять зур фонотека җыелды, әмма андагы барлык җырларны тыңлар өчен вакыт таба алганым юк әле. Әйтерсең лә бөтен татар халкы җыр иҗат итү белән шөгыльләнә дигән фикер туа. Нәкъ менә исеме беркемгә дә таныш булмаган авторлар арасында чып-чын хәзинәләр табыла кайчакта.

- Шигырьләр белән дә шул ук хәлме?

- Мин иң беренче чиратта җыр текстларына игътибар итәм. Чөнки көйне үзгәртергә дә була, ә нәкъ менә сүзләр тыңлаучы йөрәгенә барып ирешә бит. Агымдагы елда Зифа Нагаева һәм алда аталган Гөлнара Рәшитова сүзләренә иҗат ителгән җырлар күп булачак. Алар махсус минем өчен яза һәм үз әсәрләрендә миңа якын типажлар тудыра ала. Бөтен көйләр һәм текстлар да миңа “ярымфабрикатлар” рәвешендә килә, соңыннан алар өстендә эшләргә һәм үземә яраклы итеп үзгәртергә кирәк була. Минем иҗади биографиямдә җырларны үзем язган чор да булды - ул минем өчен катлаулы вакыт иде, мин стресс хәлендә яшәдем. Әмма ул чакта иҗат ителгән җырлар үз тыңлаучыларын тапты. Соңгы ун елда мин җырлар язмыйм инде.

- Сез үзегезнең типажыгыз турында әйттегез. Нинди ул?

- Белемем буенча мин - драма артисты, шуңа күрә һәр чыгышымны кечкенә спектакль итәргә тырышам. Сәхнәдә төрле образга керергә омтылам - әле шук һәм шаян кызчык, әле ана, әле кыю һәм хәтта дорфа да булам. Әгәр дә мин, әйтик, беркайчан да лирик образдан чыкмасам, тамашачыга күңелсез булыр иде. Бигрәк тә татар концертларының өч-өч сәгать ярым баруын искә алсаң.
Шул ук вакытта минем геройларымның бер уртак сыйфаты бар - алар буш кешеләр түгел. Шунлыктан миңа тирән мәгънәле, эчтәлекле җырлар ошый.

- Татар эстрадасы вәкилләрен еш кына фонограмма куллануда гаеплиләр...

- Мин һәрчак “тере” тавышка җырлыйм. Бары телевидение концертларын яздырган чакта гына искәрмәләр була. Минем “Бәйрәм” төркеме дә беркайчан да фонограмма кулланмый. Безнең әйбәт, профессиональ һәм шактый зур ансамблебез бар, әгәр дә музыкантлар үз уеннарыннан ләззәт кичерми икән, аларны үзең белән ияртеп йөрүнең нинди мәгънәсе бар соң? Ерак шәһәрләргә барган вакытта барлык инструментлар өчен аппаратураны алырга мөмкин булмаганда гына фонограммадан файдаланырга туры килә.

- Татар эстрадасында кайсы җырчыны хөрмәт итәсез?

- Һичшиксез, Салаватны. Бүгенге көндә ул безнең эстрадада башка беркем дә дәгъва итә алмый торган урынны алып тора. Шулай ук Айдар Галимовны да яратам. Артист буларак та, кеше буларак та. Чөнки ул чын ир-ат кебек сабыр һәм даими. Салават белән катлаулырак - ул импульсив, холкы да гадиләрдән түгел. Шуңа да карамастан, без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз.

- Ә хатын-кыз җырчылар арасында сезгә көндәш булырдайлары бармы?

- Мактану буларак яңгырамасын, әмма мин сигез ел элек алга чыккан идем, хәзер дә лидерлар рәтендә барам. Бу зал реакциясеннән, хит-парадлар һәм матбугат, телевидение, радиостанция рейтингларыннан күренә. Шул ук вакытта миңа Зәйнәп Фәрхетдинова иҗаты ошый, күп кенә җырчылар аңа охшарга омтыла, тик аларның берни дә барып чыкмый, чөнки ул кабатланмас кеше. Әле менә кичә генә яшь җырчы Гүзәл Уразова концертында булдым. Бу юлы яшь буын көтелмәгән, гадәти булмаган нәрсә күрсәтер һәм мин үземә: “Хәния, менә нинди алмаш үсә!” дип әйтермен дигән уйлар белән барган идем. Әмма көтелгәннәр тормышка ашмады. Сәхнәдә шуңа игътибар иттем: нәрсәдер Салаваттан алынган, нидер - миннән. Үзенчәлекле берни дә юк. Тик бу бит дөрес түгел, татар эстрадасының яңа буыны бездән аерылып торырга тиеш.

- Алайса, сезгә Илсөя Бәдретдинова кебек радикаллар иҗаты үзенең үзенчәлеге белән генә булса да ошарга тиештер?

- Дөрес. Мин аның иҗатына бик әйбәт карашта. Җәйге алан анда бер-берсенә охшамаган төрледән-төрле чәчәкләр үсүе белән матур бит. Илсөя үз юнәлешен тапкан - алга таба да шулай дәвам итсен. Бүгенге көндә татар шансоны, татар рэпы пәйда була, бу бит бик яхшы.

- Сез шундый эш ритмында тышкы, физик, ә иң мөһиме концерт (тавыш турында сүз бара) формасын ничек саклап кала аласыз?

- Комплиментыгыз өчен рәхмәт. Бер вакыт Башкортстанда унтугыз көн буе өч сәгать дәвам иткән концертлар биргән идем. Уфаның опера җырчылары минем фонограмма кулланмавыма ышанмады. Бу мөмкин хәл түгел, янәсе. Чынлыкта - бу бик тә мөмкин. Минем Казандагы укытучым Юлиан Солодовников искиткеч кеше иде, ул хәтта телсезләрне дә сөйләшергә өйрәтте. Шуңа күрә талчыгу яки артык көч килгәнлектән тавышым югалган вакытта, махсус күнегүләр ясап, аны яңадан кайтара алам. Үземне тонуста тотуның аерым серләре юк. Чөнки иҗат итүдән шатлык алып яшәгәндә, тамашачыларның, гаиләңнең әйбәт энергиясен алганда, үзеңне башкача тотарга мөмкин дә түгел.


Алексей ТОПОРОВ әңгәмәсе