Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ:

“Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Ир белән хатын булган кешеләр бер-берсенә матур сүзләр генә әйтсен”, - дигән”

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ: “Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә “Рум” сүрәсендә: “Ир белән хатын булган кешеләр бер-берсенә матур сүзләр генә әйтсен”, - дигән”

“Һәрбер гаилә – үзенә күрә бер дәүләт, һәр кеше үзенә бер шәхес. Бу җир йөзендә кабатлана торган шәхесләр юк. Һәр шәхес характер ягыннан да, белем ягыннан да аерылып тора. Кыз кеше дә, егет кеше дә шулай. Һәр гаилә дә үзенчәлекле була. Бер гаиләгә яраган рецепт икенче гаиләгә ярамый. Әмма без бер әйберне белергә тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә “Рум” сүрәсендә: “Ир белән хатын булган кешеләр бер-берсенә матур сүзләр генә әйтсен”, - дигән. Пәйгамбәребез с.г. в. әйтә: “ Әгәр матур сүзләр әйтә алмасагыз, дәшми торсыннар”, - ди. Бу нәсыйхәтләр – Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевныкы. Мөселман һәм мөслимәләр катнашында узган бер очрашуда ул яшьләр белән гаилә кору серләре турында сөйләште. Мөселман яшьләре һәм Җәлил хәзрәт арасындагы әңгәмәне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Яшьләрнең гаиләсе нәрсәгә таянып корылырга тиеш?

Җ.Ф.:
Мәхәббәткә, яратуга... Нәрсә ул мәхәббәт? Нәрсә ул ярату? Гаилә тотрыклы булсын өчен, без иң беренче чиратта “нәрсә ул ярату” дигән сорауга җавап бирергә тиеш. Аның нәрсә икәнлеген аңласак һәм, шуңа таянып, гаиләне төзесәк, безнең гаилә әйбәт була. Ир белән хатын мөнәсәбәте менә шуннан килеп чыга инде ул. Ярату – ул үзең турында оныту. Менә бер егет бер кызны яратып өйләнә икән, әгәр аның яратуы хак икән, өйләнгәч, яраткан кеше беренче планга чыга. Өйләнгәнче егет үзе өчен яши – эгоист була, кияүгә чыкканчы кыз бала да үзе өчен яши – эгоистка була. Мин кайвакыт егеттән: “Ни өчен бу кызны аласың?” – дип сорыйм. Теге егет: “Мин аның белән бәхетле булырмын кебек тоела”, - дип әйтә. Кыздан да сорыйм шуны ук. Ул да егет кебек җавап бирә.

Бу дөрес җавапмы соң?

Җ.Ф.:
Юк. Дөрес җавап түгел. Әгәр егет яратып өйләнә икән, ул: “Мин бу кызны шулкадәр яратам, аны дөньяда мин генә бәхетле итәр күк тиям”, - дияргә тиеш. Бу “әлеге кыз бәхетле булсын өчен, мин үз-үземне корбан итәм”, дигән сүз була инде. Теге кыз да: “Мин бу егетне шулкадәр яратам, ул бәхетле булса, мин дә бәхетле булам, аның өчен яшәячәкмен”, - дип әйтә. Менә бу дөрес фикер була. Тормыш менә шушы фикер белән корылса, нык була.

Өйләнү нәрсә дигән сүз ул?

Җ.Ф.:
Бер хатын: “Нәрсә ул никах?” - дип сораган. Аңа: “Сиңа малаеңны кеше итәр өчен, 20-25 ел вакыт кирәк. Шул малаеңны берәүнең кызы 5 минутта тыңлаучан сарык ясый да куя”, - дигәннәр. Менә ул алай гына булырга тиеш түгел. Өйләнү бик чибәр генә, елмаеп кына йөргән хатын-кызның телен ача. Бу сөйләшә дә белми иде әле, дип йөрисең. Никах ирләрнең күзен ача. Әле элекке заманда бер укучы шигырь язган. “Наша кошка родила десять котят, все в партию хотят”, - дип. Икенче көнне мәктәп директоры чакырган да моны, шигырен укып күрсәтергә кушкан. Шуннан теге бала: “Наша кошка родила десять котят, девять в партию хотят”, - дип укып күрсәткән. Директор: “Кичә син бөтенесе дә хотят, - дип әйткән иден бит”, - дигән. Укучы: “Наутро один прозрел, тот уже не хочет”, - дип җавап биргән.

Кеше өйләнгәч, аның күзе ачыла, бөтен ярамаган әйбер күренә башлый. Тормыш корганчы, ул хыялында виртуаль тормышны ясый. “Мин шул кеше белән бәхетле булырмын кебек”, - дигәннәр, ул бәхетне тапмагач, каршы яктан гаеп эзли башлый. Менә шуннан тавыш чыга. Әгәр никахка кергәндә егет яки кыз: “Мин бу кешене бәхетле итәр кебек тоям”, - дип тормыш корса, нидер килеп чыкмаган очракта, гаепне үзеннән эзләргә тиеш була.

Хакыйкатьтә тормышка мондый ярату ана белән бала арасында була. Бала дигәндә, ана кеше үзе турында уйламый. Үзенә нинди генә авырлык килсә дә, әгәр баласына рәхәт булса, әни кешегә дә рәхәт була. Без дә, мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңлап, шушылай итеп яшәргә тиеш.

Менә базарга сыер алырга чыксак та, моның нәселе, анасы нинди, типмиме дип сорыйбыз. Югыйсә, ул сыерны суеп ашап та, базарга алып чыгып сатып та була. Ә хатын аласы булганда, танцы-манцы обжиманся – өйләнештек, нәселе, дине нинди – беркем бер нәрсә белми. Дине, әти-әнисе белән кызыксынмыйча, гаилә коруыбыз аркасында, авылларда – уртача 50 процент, шәһәрләрдә 70 процент халык аерылыша. Бездә очраклы никахлар булган аркасында, ике очракның берсе генә уңай чыга. Шуңа күрә без гаилә коруга акыл белән, яратуның нәрсә икәнлеген аңлап якын килергә тиеш.

Бүгенге көндә безнең ярату нәрсә соң ул?

Җ.Ф.:
Ул - ярату түгел, ул эгоизм. Аллаһы Тәгалә, дөньяны яратканда, бөтен җаннарны яратты. Үзен җаннарга күрсәтте һәм: “Раббыгыз кем?” – дип сорау бирде. Бөтен җаннар Аллаһы Тәгаләне күрделәр һәм: “Син безнең Раббыбыз һәм тәрбиячебез”, - дип иман китерделәр. Аллаһы Тәгаләнең бөтен эше - хикмәт белән. Дөнья яратылганда, безнең тәннәр юк, шуңа күрә үзебезне күрмәдек. Фәкать Аллаһы Тәгаләне генә күрдек. Аллаһы Тәгалә: “Мин сезне берәм-берәм якты дөньяга чыгарып алам. Анда сез үзегезне, бер-берегезне, минем бөтен мәхлүкатымны күрерсез”, - ди. Әмма кемне күрмибез? Аллаһы Тәгаләнең үзен. “Шушы вакытта мине күргәндәге иманыгызга тугры калырсызмы, юкмы?” - дип, Ул безне җир йөзенә китереп ала. Җир йөзенә килү белән, без иң беренче үзебезне күрәбез, иң беренче үзебезгә гашыйк булабыз, үзебезне бик яратабыз. Бездә эго – минминлек, мине ярату барлыкка килә. Бөтен кеше үзен ярата, үзенә гашыйк була. Бер егет бер кызга гашыйк булган дигән сүз әкият ул. Бу егет ул кызга түгел, үз-үзенә гашыйк булган. Ул бер чибәр кызны күргән дә: “Мин иң булган, чибәр егет, бу кыз миңа булырга тиеш”, - ди. Ул кыз башка егет белән китә икән, теге егет кызның аның белән йөрмәгәнен түгел, башкага булуын күтәрә алмый. Иң беренче ярату Аллаһы Тәгаләгә булырга тиеш. Әгәр шулай булмый икән, бу ярату бәхетсезлек кенә китерә. Кирәгеннән артык яратканга күрә, Ромео һәм Джульетта да, Хәлил һәм Галиябану да, Таһир һәм Зөһрә, Фәрхәд һәм Ширин дә бәхетле булмаганнар.

Бүгенге көндә мөселманнар арасында да аерылышучылар бик күп. Моның сәбәпләре нидә микән?

Җ.Ф.:
Көньяктан килгән егетләргә безнең кызлар, кызыгып, тиз генә кияүгә чыгып куя. Тегеләре кайтып китә, талак бирмәгән була, кызларның яңадан кияүгә чыгасы килә. Кызлар: “Начар булса да, татар булсын”, - дигән әйберне онытып җибәрәләр.

Аннан соң аю белән бүре, урманда яшәргә көн калмагач, колхозга кереп карыйк, дип, колхозга кергәннәр дигән шикелле, егетләребез тегендә барып карый, монда барып карый да, мәдрәсәгә барып керә. Кызганыч бу. Мәдрәсәнең тулай торагы бар, ашавы пешкән, бер проблема юк. Тамак тук, өс бөтен моның. Бу: ”Миңа 18 яшь тулган, өйләнер вакыт җиткән”, - дип уйлый хәзер. Бер кызга күзе төшә дә, тиз генә өйләнеп куя. Һәм өйләнгәч, мәдрәсәне дә бетереп куя. Мәдрәсәне бетергәч, ашарга да, торырга урын да кирәк. Дөньяви институтта укыган егет-кызлар тулай торакта, квартирда чит кешеләр белән торырга, ата-анасыннан ашарга акча сорарга өйрәнә. Менә без мәдрәсәләрдә ”уңай шартлар тудырабыз” дип, егетләребезне күпмедер дәрәҗәдә эшлексезлеккә өйрәтәбез. Мәктәпне бетерде дә, мәдрәсәгә барып керде, торак һәм ашау белән тәэмин ителгән, бернинди кайгы хәсрәте юк – укы да, укы. Ә тормыш аннан гына тормый, ул бик авыр бит. Тормышта иң кирәк әйбер – иман, шөкерана һәм сабырлык. Безнең бүген иман дәрәҗәбез бик түбән. Менә шуның аркасында аерылышулар килеп чыга, кызганычка каршы.

Шушы әйбер булмасын өчен, бик әзерлекле булырга кирәк. Имам Әхмәд хәзрәтләре ниндидер бер һөнәре булмаган кешене мәдрәсәгә алмаган. Әгәр синең кәсебең булмаса, “син диннән кәсеп ясарсың”, - дип курыккан. Бу мәдрәсә эретеп ябыштыручы һөнәренә укытырга тиеш дигән сүз түгел. Егет укырга эретеп ябыштыручы булып килергә тиеш.

Аннан соң проблемасыз гаилә, кимчелексез, идеаль кеше юк, бөтен кеше гөнаһлы. Бер акыллы, тәкъва хатынның бик ямьсез һәм холыксыз ире булган. Кешеләр аңа: “Син ничек итеп шушы ир белән торасың”, - дигәннәр. Ул хатын әйткән: “Бәлки бу ирнең сез белмәгән бер яхшы ягы булгандыр. Аллаһы Тәгалә шуңа күрә аңа минем кебек хатын бүләк иткәндер. Йә булмаса, минем үзем белмәгән зур гөнаһым булгандыр, шуның өчен миңа шундый ир насыйп иткәндер. Мин шушы иргә сабыр иткән өчен, бәлки Аллаһы Тәгалә мине җәннәтле итәр”, - дигән. Аллаһы Тәгалә хатын-кызга җәннәткә керүне ир-атка хезмәт аша куйган. Шуңа күрә егетләр дә, кызлар да гаиләнең нәрсә икәнлеген белергә тиеш.

Хатын-кыз ир-атка хезмәт итәргә тиеш икән, ир-атларга нинди бурычлар йөкләнә?

Җ.Ф.:
Егетләр шуны белеп торырга тиеш: хатын-кыз ашарга, эчәргә, киенергә үз акчасын тотарга тиеш түгел. Ир кеше ашатырга, эчертергә, киендерергә, торак белән тәэмин итәргә тиеш. Ире рөхсәт итсә, хатын-кыз эшли ала. Әгәр хатынның акчасына машина аласыз икән, ул хатынныкы булып санала. Өйнең 70 процентына хатынның акчасы кергән икән, 30 проценты гына ирнеке була.

Егетләр сез, өйләнгәнче, белеп торыгыз: Коръәндә 4 хатынга хәтле алу хокукы бирелгән, әмма шул ук вакытта “хатыннарыгызны тигез күрә алмасагыз, бер белән генә торыгыз, берне туйдыра алмасагыз, кол сатып алыгыз” дигән аять тә бар. Кыз балалар беренче никахында булачак ирләренә “минем рөхсәттән башка икенчегә өйләнмисең”, диеп шарт куя ала. Әгәр ул шуның беләп килешеп, никахлаша икән, ул, икенче хатын аласы килсә, беренче хатыныннан “рөхсәт бир”, - дип кенә өйләнергә тиеш була. Бала тапмаса һәм бала табудан баш тартса гына, ул ир-егетнең яңадан өйләнү мөмкинлеге барлыкка килә. Әмма Коръәндә 4 хатынга кадәр алу рөхсәт ителә икән, аны берәүнең дә тикшерергә, гаепләргә хакы юк.

Күпхатынлык кемнәр өчен демократия? Ирләр өченме, хатыннар өченме?

Җ.Ф.:
Ирләргә күп хатын алырга рөхсәт итү - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Менә безнең илдә, соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, хатын-кызлар, ир-атларга караганда, 10 миллионга артык. Безнең гуманлы закон ирләргә бер генә хатын алырга рөхсәт итә, шуның белән 10 миллион хатын-кызны кияүгә чыгу бәхетеннән мәхрүм итә. Шәригать икенче-өченче булып законлы иргә чыгып, мирас хокукына ия булып, әтисенең исемен яшермичә, бала үстерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә моны дөрес аңларга һәм башкаларга да аңлатырга кирәк.

Әңгәмәне Римма ГАТИНА әзерләде