Мөнәсәбәт//БЕЗ БЕЛӘБЕЗ, АЛАР - ЮК//7 июнь, №21

Сайрашып гомер кичерүебезне берничек тә инкарь итә алмыйм. Ничә гасырлар инде без бергә. Кем кемгә нәрсә һәм ничек сайраганы исә - тарих битләрендә.

Шигырьдә телгә алынган үзара әхлак алмашуны күз алдына ки-терсәк, бүгенге Россияне тулысынча эч-үчелек, фахишәлек һәм башка шуның ише яман чирләр басып алды. Элек та-тарларга бөтенләй хас булмаган әлеге коточкыч сыйфатлар инде безнең мил-ләтнең дә тамырын корытырга кереш-те.

Тукай, үзара әхлак алмашу дип, шуны күздә тоткан булса, әлбәттә, ул йөз процент хаклы. Ә инде тел мәсь-әләсенә килгәндә, бусы татар йөрәген-дәге яраның тагы да авыртканы. Тел алмашу дигәннән, мине байтактан бир-ле бер сорау борчый. Мәсәлән, ни өчен безнең республикада яшәүче чувашлар, удмуртлар һәм башкалар та-тарча белә, ә руслар юк? Мөгаен, бу сорау бер мине генә гаҗәпләндерми-дер. Чынлап та, ни өчен шулай? Бәлки монда рус кешесенең гасырлардан килгән үз-үзен өстен куюы, мин-мин-леге, дөресрәге, шовинистик хисен тез-генли алмавы (хәтта тезгенләргә телә-мәве) сәбәпчедер?! Әллә соң рус кешесе телләр өйрәнүдә башка халыкларга караган-да сәләт-сезрәкме? Ул чагында инде аның “мин бөек” дип, күкрәк кагарга хакы бармы соң? Киресенчә, тел мәсьәләсенә кагылуга рус кешесенең бала йоннары тырпая башлый. Без исә, шун-да ук, аның карашында милләтчегә әйләнәбез.

Юк, мин үземне кара милләтче дип санамыйм. Ләкин мин — татар. Һәм кем дә булса татар халкына биек каланча-дан гына карарга тырыша икән, әлбәттә, минем дә эчтә “җен”нәр кузгала.

Дөрес, рус халкы ул күпсанлы. Та-тарстанда да алар байтак. Бер уйлаганда, аларның үз-ләрен бөек милләт дип санарга шул да сәбәпче бугай. Лә-кин күпсанлы булга-ны өчен генә мил-ләтне бөек дип атау урынлымы соң? Бу очракта ул бит аның әле бер генә яктан сәләтен күрсәтә. Кем әйтмешли, халык санын үрчетү өчен баш кирәкми. Баш ул булган халкыңны бүген кешечә яшәтү өчен кирәк. Тик, кызганычка, әлегә бу өлкәдә бер генә дә мактанырлык нәрсә күрен-ми. Киресенчә, халыкның яшәү шарт-лары, яшәү дәрәҗәсе буенча Россиядән дә артта калган ил юк бугай инде. Бусы аерым тема. Сү-зебез та-тар теле һәм аңа мөнә-сәбәт турында башланган иде бит әле.

Моннан берничә еллар элек рес-пуб-ликада икетеллелеккә кагылышлы га-ять кызу бәхәсләр купкан иде. Ка-занда, шу-шы темага багышлап, зур гына конференция дә үт-кәрделәр. Әй-тер-гә кирәк, шактый кызыклы конференция иде ул. Залга җыелган галимнәр, бел-геч-ләр, җәмәгать эшлеклеләре, төке-рек чәчә-чәчә, татар телен дәүләт теле итү хакында бәхәсләшә. Ә бар-лык чы-гыш-лар да рус телендә бара. Менә сиңа милли тел! Шулвакыт сәхнәдәге нотык мөнбәренә Казан ветеринария инсти-тутының чит телләр кафедрасы мөди-ре чыкты. Гафу итсен инде, исемен хәтерләмим. Яһүд кешесе. Үзенең чы-гышын ул саф татар телендә башлады.

— Гафу итегез, татарчаны мин күптән түгел генә өйрәнә башладым. Шуңа күрә, бик әйбәт итеп сөйләшә алмыйм. Рөхсәт итсәгез, бөтен кешегә аңлаеш-лы булсын өчен, алга таба сүземне рус телендә дәвам итәм.

Зал бермәлгә тып-тын калды. Яһүдләр, сүз дә юк, акыллы халык. Бу юлы да алар татарларның борынына чиертте. Әлбәттә, бу очракта хикмәт яһүдинең татарча белүендә түгел, ә үзе яшәгән республикадагы төп, җирле ха-лыкның теленә мөнәсәбәтендә иде. Без, татарлар, республикада яшәүче башка халыклардан татар телен чатнатып бе-лүне таләп итмибез. Бары тик аңа хөрмәт белән карауларын, аны дәүләт теле буларак кабул итүләрен генә сорыйбыз.

Яһүд кешесе бу нисбәттән бар кешегә дә аңлашылырлык сабак бирде. Алга таба ул сүзен русча дәвам итеп, залга сорау ташлады:

— Барыгызга да мәгълүм, безнең илдә кеше башта 10 ел буе мәктәптә, аннан соң 5-6 ел югары уку йортында нинди дә булса чит тел өйрәнә. Ләкин, тикшереп карасак, бу залда да үзе өйрәнгән чит телдә сөйләшә алучылар, иманым камил, бармак белән генә са-нарлык. Уйлаганыгыз бармы, бу ни өчен шулай?

Чыгыш ясаучы үз соравына, кыска гына итеп, җавабын да үзе бирде:

— Чөнки безнең илдә яшәүче-ләр өчен аның ихтыяҗы юк.

Димәк, ихтыяҗ булганда, дө-рестән дә, тел өйрәнү проблема түгел.

Университетта укыган чорда Литва Республикасында экспедициядә булырга туры кил-гән иде. Менә шул бер ат-налык сәфәр вакытында без инде Виль-нюста литвалылар белән алар телендә “сукаларга” өйрәнеп өл-гердек. Әл-бәт-тә, безнең тел белү ул инде утыз-кырык сүз тирәсе генә. Исәнмесез-саумысыз, рәхмәттән артмый. Ләкин без алар те-лендә сөйләшкәндә Литва кешесенең йөзен күрсәгез иде. Ул синең иң якын дустыңмыни! Чит кеше өендә, аның ипи-тозын, телен, гореф-гадәтләрен хөр-мәт-ләүнең ни икәнен мин менә шунда аңладым. Без, татарлар да бит, “ис-әнмесез” дип эндәшеп, берәрсе без-нең салпы якка салам кыстырса, аның кайсы милләттән булуына карамас- тан, кочак җәеп каршыларга әзер. Менә шуны ничек кенә итеп “олы абыйга” аңлатырга икән, әлегә һич баш җитми.

Казанда кичке мәктәптә укытып йөргән чак. Ул чорда аларны эшче яшьләр мәктәбе дип атыйлар иде. Бервакыт шулай рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вера Николаевна Федоренко исемле ханым белән сөйләшеп кит-тек. Илдә болганышлар башланган ва-кыт. Фәүзия Бәйрәмова һәм аның ке-бек башка милләтпәрвәрләр Татарстан-га мөстәкыйльлек даулый. Әйтергә кирәк, хәл шактый катлаулы. Алда ниләр буласын әле беркем дә белми. Русларның да күңелләренә шом кереп утырган вакыт. Вера Николаевна да ми-нем белән шул хакта сөйләшә:

— Әйт әле, Илгизәр, бәлкем син бе-ләсеңдер, Бәйрәмовага, милләтчеләргә ни кирәк? Ни өчен алар русларга шу-лай каныга? Мин менә гомер буе Яңа Бистәдә татарлар арасында яшәп үстем. Минем барлык иптәш кызларым да та-тарлар. Безгә бит берни дә бүлешергә кирәкми, — ди бу.

Ә мин исә, үз чиратымда, кисәк кенә сорап куйдым:

— Ә менә син, Вера Николаевна, та-тарча беләсеңме?

Җавап нәкъ мин уйлаганча:

— Юк, ә нигә? Без бит болай да бер--беребезне аңлыйбыз.

— Менә бөтен мәсьәлә дә, Вера ха-ным, синең шул “ә нигә?” дигән сора-выңа барып тоташа. Ә нигә мин һәм синең иптәш кызларың, үзебезнең та-тар илендә яшәп, башны кыйный-кыйный рус телен өйрә-нергә тиеш, ә сиңа минем телне өйрәнмәсәң дә ярый?

Ханымны, әлбәттә, акылсыз дип әйтеп булмый:

— Рәхмәт, менә хәзер миңа аңла-шылды инде, — диде ул шул чакта.

Тик шулай да минем күңелне әле дә булса бер шик кымыр- җыта. Чынлап та, аңлады микән ул?

Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН.