З.Вәлиева: “Без Татарстанның уникаль мәдәни мирасын саклый һәм яшь буынга тапшыра алабыз"

18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Кичә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелде. ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Зилә Вәлиева Татарстанда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады, дип хәбәр итте ТР Мәдәният министры матбугат хезмәте.
“Татарстанда христиан һәм ислам цивилизациясенең күп гасырлар дәвамында янәшә яшәве чорында күп кенә уникаль тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр төзелде. Алар гомумроссия күләмендә генә түгел, ә дөньякүләм киңлектә дә кыйммәткә ия. Бүген әлеге мираска сак карарга, яшь буын өчен аны сакларга, төбәкнең социаль-икътисади үсешенең мөһим шартларына әйләндерергә кирәк.
Безнең республикада бу өлкәдә күп эшләр башкарылды. Реставраторлар, тарихчылар, музый хезмәткәрләренең четерекле хезмәтләре белән Казан Кремленең тарихи йөзе кайтарылды, Алабугада уникаль музей комплексы булдырылды. 2010 ел Татарстанда яңа инициативалар елы булды. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан тәкъдим ителгән “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” комплекслы проекты Россиянең уникаль истәлекле урыннарын рухи һәм социаль-икътисади торгызуга юнәлдерелгән. Бу проектны гамәлгә ашыруга акча күчерү өчен Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу фонды булдырылды.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан дәүләт һәм җәмәгатьчелек һәйкәлләрне саклау һәм Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучыларның батырлыгы истәлегенә яңа монументлар төзүне кайгырта.
Һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау, яңадан торгызу барлык җәмәгатьчелек эше булып тора, бу хезмәттә елдан-ел күбрәк энтузиастлар, волонтерлар, бизнес вәкилләре катнаша. Менә нәкъ шулай без бөтен дөнья белән Татарстан Республикасының уникаль мәдәни мирасын саклый һәм яшь буынга тапшыра алабыз”, - диелә котлауда.