Гадәттән тыш хәл//ГАРАСАТ//18 июль, №25

Үзәк Россия төбәкләрендә күзәтелгән аномаль эсселек, көчле давылга әйләнеп, үзенең куәтен күрсәтте. Давыл аеруча Татарстан, Башкортстан Республикаларына, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләренә бик зур зыян салды...

Берничә сәгать эчендә Татарстанның дистәдән артык районында 41 торак пункт, 187 йорт, 22 авыл хуҗалыгы комплексы сафтан чыккан; 1,8 мең торак йорт утсыз, күпмеседер сусыз, газсыз калган. Әле бу саннар көн дә тулыландырыла тора.

Давыл үзе артыннан Казанда чат саен ауган-сынган агачлар, баганалар, реклама такталары, өзелгән электр чыбыклары, урыны-урыны белән сафтан чыккан светофорлар, ватылып төшкән тәрәзә пыялалары калдырып китте. Агач астында калып ямьшәйгән машиналар гына да никадәр хәзер. Метроның «Тукай мәйданы» станциясен янә су баскан. Хәер, 18 июньдә яуган гадәти яңгырдан да метрога шактый су акканны (сәбәбе: Петербург урамындагы яңгыр суларын суырткыч җайланма эшләмәгән, гомумән, җыелган суны агызу системасы нормага туры килеп бетми икән), мондый гарасатта аның ни хәлдә буласын күз алдына китерүе әллә ни кыен түгел. Ә инде шәһәр читендәге бистәләрнең түбәсез калган йортларын, туздырылган каралты-кураларын, ботарланган бакчаларын күреп, кемнең генә йөрәге әрнеми торгандыр.

Республикабызның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре билгеләп үткәнчә, башкалабыз тарихында мондый хәлнең булганы юк. Йөк машинасын бәреп аударырлык, кәүсәсе колачлы агачларны төбе-тамыры белән алып ташларлык, 20-30 метрлыларын да шырпы кебек сындырырлык булгач, секундына 30 метр тизлек белән котырган җилнең көчен күз алдына китереп була анысы. Шуңа ай буена явасы яңгырның бер кичтә чиләкләп коюын да өстәсәңме...

Мондый давыллар бер дә юктан барлыкка килми, югыйсә. XXI гасыр техникасына ия булган синоптиклар, ягъни һава торышын алдан хәбәр итеп, халыкны кисәтеп торырга тиешле махсус хезмәт кай тарафка карагандыр... Безнең яклар өчен хас булмаган, әйтик, Мисыр, Башгладештагы кебек артык югары температураның Арктикадан искән салкын һава белән кушылып, нинди зилзилә куптарачагын алдан фаразлап булмаганмы әллә.

8 июль кичендә кинәт башланган гарасаттан зыян күргән Татарстан халкы, хуҗалыклар хәзер, тешен кысып, ватык-җимерекләрне төзәтү белән мәшгуль. Давыл килә дә китә, ләкин ул калдырган җимерекләрне әле бик озак рәтлисе. Ә давылда калып өзелгән 3 казанлының гомере, имгәнеп, тәне җәрәхәтләнеп хастаханәгә эләккән 16 кеше, шул кичне юлда тилмереп торган йөзләгән юлчы өчен кем җаваплы? Бәла-казаны җиңел кулдан бары тик табигатькә генә сылтап калдырырга күнегәбез түгелме соң?

Миләүшә ГОМӘРОВА.