Наилә ҖИҺАНШИНА:

“Бүгенге көн яучысы психолог та, юрист та, педагог та булырга тиеш”

Наилә ҖИҺАНШИНА: “Бүгенге көн яучысы психолог та, юрист та, педагог та булырга тиеш”

Казанда 16 мартта беренче тапкыр “Заманча шартларда гаиләнең рухи-әхлакый традицияләрен һәм яучылык институтын торгызу” дип аталган бөтенроссия конференциясе уза. Көн дәвамында пленар утырыш, аннан соң аерым-аерым сөйләшүләр, киңәш-табыш итүләр каралган.
Җыенны уздыру инициативасы белән Татарстанның Мөслимәләр берлеге чыкты. Шулай ук Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Дин эшләре буенча идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Татар гаиләсе” фонды, “Болгар” милли хәйрия фонды, ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге дә ярдәм күрсәтте.
Конференция үз алдына гаиләнең рухи-әхлакый традицияләрен һәм Россиядә яучылык институтын торгызу, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яучылык белән шөгыльләнүчеләрнең берләшмәсен булдыру максатын куя. Җыенда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород, Коми, Саратов, Омск, Свердловск өлкәсенең тәҗрибәле һәм яшь яучылары катнаша. Алар остаз мәктәпләрен үткәрү вакытында эш алымнары турында сөйләячәк, гаилә төзү өчен пар эзләүдә ярдәм итәчәк.

Әлеге конференцияне оештыру мәсьәләләре, хәзерге заманда гаилә коруның нечкәлекләре турында без Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина белән очрашып сөйләштек.

Наилә ханым, мондый четерекле темага бөтенроссия күләмендә конференция уздыруны ничек үз өстегезгә алырга батырчылык иттегез?
Н.Җ.:
Минем өчен бу бик зур батырчылык таләп итмәде. Чөнки без әлеге җыенга күптәннән әзерләндек. Бу эшне ничек башкарырга дип, озак вакытлар уйланып, эзләнеп йөрдек. Әмма ләкин Аллаһ Раббыбыз үзе юлын күрсәтә, иң күркәм, иң кирәкле кешеләр белән очраштыра. Проектларны тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләрне бирә. ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Әмир кызы Зарипова белән сөйләшкәч тә, бик канатланып киттек. Шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Флера Әмир кызы Илдарханова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында төзелгән Татар гаиләсе фонды җитәкчесе Миләүшә Әминовна Гайфуллина эшлекле фикерләре белән ярдәм итте. “Бердәмлектә көч-куәт бар”, - диләр. Россия күләменә чыгуыбызның үз сәбәбе бар. Чөнки үзебездә яучылар күп түгел һәм аларның тәҗрибәсе дә бай түгел. Россиядә татар халкы сибелеп яши. Яучылар анда күп еллар дәвамында күркәм бурычларын үти. Безгә аларның тәҗрибәсен, уңышларын күрә белергә кирәк. Шуңа күрә яучыларны монда чакырырга булдык. Алар белән сөйләшеп, матур гамәлләрен үзебезгә кабул итеп, бу проектны тормышка ашырырга кирәк дигән фикергә килдек.

Димәк, сүз мөселманнар гына түгел, бөтен татар халкы турында бара...
Н.Җ.:
Әйе, гомумән, татар халкы турында сүз бара, чөнки әле мөселманнарда тәҗрибә юк. Яучылар институты күптән түгел генә оеша башлады. Аллаһ Раббыбызны бар дип, бер дип белгән кеше - безнең өчен мөселман. Аларның барысына да, шушы изге юлга салу ниятләре белән, гаилә коруның мөһимлеген аңлатырга кирәк. Чөнки татар халкы арасында да бүгенге көндә “гражданский брак” дигән күренеш киң таралган. Никах укытмыйча, гаилә корып булмый. Шуңа күрә аны гаилә дип тә әйтеп булмый. Аларның туачак балалары да тулы гаиләдә тәрбияләнер, тулы гаиләдә үсәр дигән өмет юк. Әгәр ирнең үз алдындагы бурычлары ачыктан-ачык куелмаса, ул җаваплылыкны үз өстенә алмаса, моны гаилә дип атап булмый. Бүген үпкәләшсәләр, икенче көнне үк чыгып та китәргә мөмкиннәр. Аларны берни бәйләми. Бу - хатын-кызны бик кимсетә торган эш. Ул баланың психикасына да “китереп суга”.

Менә без татар спектакльләреннән күреп беләбез: килә бер йортка яучы, аның бер ыштан балагы чыгарылган, икенчесе читеккә тыгылган булыр. Ә бүгенге көн яучылары нинди алар?
Н.Җ.:
Дөресен әйткәндә, безнең Татарстанда яучылар күп түгел. Ыштан балагын кыстырмаса да, аларны кая барса да таныйлар. Бүгенге көн яучысы нинди булырга тиеш дигәндә, ул психолог та, юрист та, журналист та, дипломат та, педагог та булырга тиеш. Шушы бөтен һөнәрләрне үз эченә ала алса, ул бик профессионал булачак. Менә дигән яучы булырга теләгән кеше бу һөнәрләр буенча бөтен сәләтен кулланырга тиеш. Кешеләр һәрберсе төрле-төрле. Һәрберсенең үз холкы бар. Җайлы гына итеп алар белән уртак тел табу, аларның ышанычын яулау, дөресен генә әйткәндә, зур дипломатия таләп итә. Әлбәттә, яучы җәмгыятьтәге проблемаларга, авыр кичерешле вакыйгаларга да битараф булмаска тиеш. Ул кешенең ялгызлыгын күрә икән, үзенең ихтыяҗларын алга куймыйча, аралаша торган кешесе турында гына уйларга тиеш. Шул вакытта гына аңа ышанырлар, аңа халык килә башлар. Ул активлыгы белән кешеләрне җәлеп итеп, алар өчен янып-көеп торырга тиеш. Әйтик, бер хатын-кыз үзенә насыйп яр табуны сорап килә. Аның хыялы – университетта укытучы галимгә кияүгә чыгу, ди. Әлбәттә, яучы кеше шушы көннән алып вузлардагы ялгыз кешеләрне барлап, алар белән очрашып, кемнең өйләнергә нияте барлыгын белеп, ул галимне әзерләргә, алар кавышсын өчен, бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тиеш.

Наилә ханым, сез санап үткән сыйфатларга ия яучылар бүгенге көндә күпме?
Н.Җ.:
Дөресен генә әйткәндә, алар бармак белән санарлык. Без әле бу конференцияне уздырабыз да, шуның белән эшне төгәллибез дигән сүз түгел. Бер-ике айдан яучылар семинары оештырырга тырышабыз. Конференция безгә дәүләт оешмаларының карашын күрсәтә торган адым. Без аларның ярдәменә мохтаҗ. Бер-ике айдан узачак семинар яучы булырга өйрәтә торган чара буларак күзаллана. Үзебезнең республикада булса да, яучыларны шулай эшләтеп җибәрергә кирәк. Документларны ничек әзерләргә, кешеләр белән ничек эшләргә – бөтен сорауларга җавапны шунда бирербез, Алла боерса.

Бүгенге көндә таныштыру үзәкләре эшләми түгел – эшли, Интернетта да танышу сайтлары бар. Әмма алар, нигәдер, популярлашып китә алмый. Моның сәбәбе нидә микән?
Н.Җ.:
Без Интернетка да кереп карадык. Чөнки, ниндидер эш башлап җибәрер алдыннан, бу өлкәне өйрәнергә кирәк. Хатын-кыз буларак, Интернетка керү куркыныч. Чөнки син андагы кешене бөтенләй белмисең: ул өйләнгәнме, аерылганмы, аның психикасы нинди – бу хакта һәркем уйланырга тиеш. Бәлки әйбәт кешеләр дә бардыр. Иншаллаһ, өметләнеп калабыз. Ләкин безнең матбугат чаралары психикасында тайпылышлар булган кешеләрнең корбаннарын нәкъ менә Интернет аша табулары турында кисәтеп куялар.

Бу хәл мөселман сайтларына да кагылырга мөмкин бит инде ...
Н.Җ.:
Беләсезме, хәзерге генә берни әйтеп булмый. Андый кешеләр һәр сайтка керәләр. Алар тиз ышанучан кешеләрне төрле өлкәләрдән табарга тырыша. Мөселман сайтларына да керә алалар. Анда да яман кешеләр булырга мөмкин. Ә яучы кешене чакырып өйрәнә, сораша, эшендәгеләр белән очраша, авылдашларыннан сораша, ул кеше турында мәгълүмат җыя. Яучы, психолог буларак, бу кешенең тормышка карашын ачыклый. Яучының тагын бер ягы бар: ул гаилә корырга ярдәм итсә, берничә ел дәвамында бу гаилә белән аралашып яши. Гаилә коргач, алар, кочаклашып-үбешеп, тыныч кына торалар дигән сүз түгел әле. Тормыш булгач, ыгы-зыгысы да чыга. Чөнки характерларны өйрәнгән вакытта яшьләр ялгышлыклар да җибәрә. Яучы аларга бу вакытта да ярдәмгә килә. Ире белән дә сөйләшеп, хатыны белән аралашып, ул гаилә психологына әверелә. Чит илләрдә мондый психологлар бик популяр. Ул гаиләнең иң якын дусты була ала. Һәм, дөрестән дә, аның килеп чыккан ыгы-зыгыны җайларга мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә без бу практиканы үтибез. Үзебезгә килгән кешеләргә ярдәм итәбез, файдасы барлыгын да әйтергә кирәк. Кешеләр безгә “зур проблема бар” дип киләләр, сөйләшә башлагач, аның бернинди дә проблема булмавы ачыклана.

Сезнең берлек каршында да күптән түгел генә шундый хезмәт оешты бит ...
Н.Җ:.
Әйе, без аны “Талакка кадәр” дип атадык. Эш шунда: адәм баласының, ниндидер проблема килеп чыккач, хәл итү урыны булырга тиеш. Без бу үзәкне башта ЗАГСлар каршында булдырырга теләдек. Әмма анда эшебез бик нәтиҗәле килеп чыкмады. Чөнки ЗАГСка аерылышу өчен килгән парлар бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиткән була инде. Монда ярдәм итәргә урын калмый инде. Шуңа күрә бу үзәкләрне ЗАГСларда гына түгел, башка урыннарда да булдырырга кирәк дигән фикергә килдек.
Берничә айдан “Бәрәкәт” дигән үзәгебез аякка басачак. Анда яучылык та, гаиләне саклау эшләре дә алып барылачак. Проблеманы сизүгә, ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итү зарур. Гаиләдә булган мөнәсәбәтләрне суытмаска, бер-береңне яраламаска кирәк. Тиз вакыт эчендә бу үзәкләргә мөрәҗәгать итсәләр, гаиләне саклап калырга мөмкин булачак.

Безнең бит әле яшьләр Исламга килеп кенә бара, алар Ислам нигезендә гаилә кору үзенчәлекләрен дә бик аңлап бетермидер бәлки. Яучылык үзәге үз алдына шуларны аңлату бурычын да куямы?
Н.Җ.:
Анда безнең тулы бер комплекс була. Анда рәсми төстә “Кәләшләр мәктәбе” һәм “Кияүләр мәктәбе” ачылачак. Әле гаилә корганчыга кадәр, алар белән эшли башларбыз. Гаилә кору икенче адым булыр. Һәм гаиләне саклап калу өченче адым булыр, Алла боерса. Анда яшьләр, хатын-кызлар клублары эшләячәк, балалар сәләтен үстерүче үзәк булачак. Хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтә торган гинекология үзәге эшләячәк, онкологлар, маммологлар һәм психологлар барысы да ярдәм итәчәк. Алар бөтенесе бер түбә астында булачак. Без мөселманнарга да, мөселман булмаганнарга да ярдәм итәргә тырышырбыз, Алла боерса.

Менә бит инде безнең мөселман яшьләре өйләнешәләр, димләп тә гаилә коручылар бар. Ләкин бит аерылышучылар да шактый. Моның сәбәпләре нидә микән?
Н.Җ.:
Бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинеты каршында эшләүче ЗАГС идарәсенең статистика мәгълүматлары буенча республикада барлык өйләнешүчеләрнең 40 проценты аерылыша. Димәк, һәр икенче никах таркала. Ул безнең өчен зур проблема булырга тиеш. Һәм, дөрестән дә, бу проблеманы тикшереп эшләргә кирәк. Алар арасында өйләнешкәнче мәхәббәт булмыймы – хисапны күз алдында тотып кавышалармы, әллә инде өйләнешкәч бер-берсен күралмаслык дәрәҗәгә җитәләрме? Боларның барысын да өйрәнеп, ТР Фәннәр академиясе каршында төзелеп килгән Үзәк белән дә элемтәбез ныгытабыз. Без, никахка дигән адымны уйлап, мәхәббәт белән ясасыннар, шулай гаилә корсыннар дип, эшчәнлегебезне активлаштырырга тырышырбыз. Никахка кергәндә, әти-әниләренең рөхсәтен дә алсыннар. Менә сез мөселман яшьләре дисез, анда да яшьләр, әти-әниләреннән сорамыйча, никахка керергә тырышалар.

Яшерен никахлар да киң таралган бит ...
Н.Җ.:
Әйе, яшерен никахлар да бар. Һәм, алар, әлбәттә, нык түгел. Бүгенге көндә күп кенә имамнарыбыз андый никахны укымаска тырышалар. Чөнки никах вакытында әти-әни булмаса, шик туа. Шик тугач, ул никах укылырга тиеш түгел. Яшьләр үзләре генә, әти-әнисез никах укытырга тиеш түгел. Чөнки хатын-кыз ирсез калса, баласын әти-әнисенә китереп калдырачак бит инде. Шуның өчен никах укылганны кызның әти-әнисе булса да белергә тиеш.

Яшерен никах нәрсәгә корыла микән ул?
Н.Җ.:
Җавапсызлыкка корыла ул. Чөнки егет кеше, мәһерен бирмичә, туй мәҗлесе үткәрмичә, кыз баланы тәэмин итмичә, үзенең физик канәгатьләнүен үтәр өчен генә өйләнә. Ә кыз балалар, моңа ышанып, инде бүген булмаса иртәгә булыр дип, өметләнеп, ризалашалар. Инде мин шундый әйбәт, мин шундый күркәм – ул мине яратыр, ул миңа чын ир булыр дип, ышаналар һәм, киләчәкләрен уйламыйча, шушы адымга баралар. Ә ир-атларга алдан да нинди ысуллар рәхәтлек бирсә, хәзер дә шул җиңел юлларны эзләп, рәхәтлекне табар өчен генә, өйләнәләр. Чөнки аның бернинди җаваплылыгы юк, өч тапкыр “талак” дип әйтте дә, ул яңадан егет була. Ә кыз күңелендә гомерлеккә яра белән кала. Аннан соң “безнең кияүгә чыкмаган, аерылган кызларыбыз бар” дигән статистика туплана. Ә бит ялгышлыкны алар үзләре җибәрә. Егет кызның әти-әнисеннән аларның ризалыгын сорасын, туен үткәрсен, мәһерен бирсен һәм өенә алып кайтсын. Шулай булмаса, бу гаиләнең нигезе юк. Нигез юк икән, таянырга һәм өметләнергә бернәрсә калмый. Аннары ир-ат бөтен гореф-гадәтләрне үтәп өйләнсә, хатынын хөрмәт итеп яшәячәк. Ул аның өчен кадерле җан иясе булачак. Яшертен генә никах укытып, бүлмәңдә аны кабул итеп, яшәп ят – ул хатын-кызны нинди ир-ат хөрмәтләсен?

Кызлар, беренче чиратта, үз-үзен хөрмәт итәрә тиеш...
Н.Җ.:
Аның өчен, әлбәттә, үз-үзеңне хөрмәт итәргә тиешсең. Үз-үзеңне хөрмәт итсәң, сине дә хөрмәт итәрләр.

Наилә ханым, Казанда узачак конференциядә бу актуаль мәсьәләләр күтәреләчәкме?
Н.Җ.:
Әлбәттә, җыенның пленар утырышында яучылык белән беррәттән, гаилә мәсьәләләре дә күтәреләчәк. Икенче өлешен без практик рәвештә үткәрмәкче булабыз. Бөтен Россиядән һәм Татарстаннан җыелган яучылар, “түгәрәк өстәл” артына утырып, сөйләшергә, фикер туплашырга,тәҗрибә уртаклашырга тиеш булалар. Алар Казанга үзләренең картотекаларын алып киләчәк дип көтәбез. Өйләнмәгән егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар, җыенга килеп, үзенә ошаган яучыга барып, аның белән танышып, ярдәмен җәлеп итә ала. Алар ярдәм итәр дип ышанабыз. Ә инде алай да булмаса, үзебезнең Татарстан 17 районыннан килә торган яучыларга өмет баглыйбыз.

Россиянең кайсы төбәкләре тәҗрибәле яучылары белән мактана ала?
Н.Җ.:
Бүгенге көндә иң актив эшләүче яучылар - Мәскәүдә. Чөнки анда татар халкы бик күп яши. Әлбәттә, татар татарны эзли, бүтән милләткә кияүгә чыгарга ашыкмый. Үз татарын эзләгәнгә күрә, анда яучыларга да сорау зур. Шулай ук Түбән Новгородта бик актив эш бара, чөнки анда милләтчелек көчле. Татар егетенә татар кызын эзләп табар өчен, шундый арадашчылар кирәк тә инде. Самара һәм Екатеринбургта да яучылык үсештә дип әйтергә була. Калган төбәкләргеләр исә, яучылык үзәкләре оештырып, Казанга эш рәвешен өйрәнергә киләләр.

Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА