Уфада татар оешмалары җанисәпкә багышлап фәнни сөйләшү оештыра

Иртәгә Уфада быелгы халык исәбен алуга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк

(Уфа, 13 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Иртәгә Уфада быелгы халык исәбен алуга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Аны Башкортстан татар милли оешмалары берлектә оештыра.
Шушы уңайдан бүген Уфада, әлеге гыйльми җыенда күтәреләчәк мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен, әзерлек җыелышы үтте. Бу киңәшмәдә махсус шушы фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен Казаннан килгән танылган галим Дамир Исхаков та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әле Казаннан тагын берничә кешенең килүе көтелә.
Фәнни-гамәли конференциядә Башкортстан ягыннан танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков һәм башкалар чыгыш ясаячак. Илдар әфәнде әйтүенчә, гыйльми җыенда Башкортстан шартларында халык исәбен алуга әзерлек мәсьәләләре тикшерелеп кенә калмыйча, төрле эшлекле тәкъдимнәр һәм киңәшләр дә биреләчәк. Җыен йомгаклары буенча журналистлар өчен матбугат очрашуы оештыру да каралган.