“Киләчәк” стратегиясе якын арада Татарстан муниципалитетларына фикер алышу өчен җибәрелә

Муниципалитетларда әлеге программа буенча педагогик җәмәгатьчелек катнашында тыңлаулар уздырырга тәкъдим ителә

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Республика белем бирү системасын яңартып коруга юнәлтелгән “Киләчәк” стратегиясе якын арада Татарстан муниципалитетларына фикер алышу өчен җибәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
Җиде томнан торган стратегия танышу өчен 40 битлек итеп эшләнгән. Муниципалитетларда әлеге программа буенча педагогик җәмәгатьчелек катнашында тыңлаулар уздырырга тәкъдим ителә.
Министр сүзләренчә, мәгариф өлкәсендә соңгы егерме биш елда мондый алдынгы проектларның эшләнгәне булмаган. Бу тармакка инвестицияләрнең җәлеп ителүе шул хакта сөйли.