Быел Татарстанда 7400 хисап приборы куелачак

Бу максатларга 1,6 миллиард сум акча тотылачак

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быел Татарстандагы йортларда һәм фатирларда 7400 хисап приборы кую планлаштырыла. Бу максатларга 1,6 миллиард сум акча тотылачак, дип хәбәр итте бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык икътисады Идарәсе башлыгы Руслан Шәмсетдинов Республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренә караганда, хисап приборларына күчү хуҗалык итүне отышлырак итә, сарыф ителгән ресурслар өчен генә түләргә мөмкинлек бирә. Акчаны янда калдыру максатыннан, халык индивидуаль хисап приборларына күчәргә тиеш, дип саный Руслан Шәмсетдинов.
Билгеле булганча, 2009-2013 елларда Татарстанда коммуналь ресурслар белән аларны исәпләү приборлары күрсәтмәләре буенча тәэмин итүгә күчү буенча адреслы программма гамәлгә ашырыла. Әгәр хосусый милекчеләрнең күбесе хисап приборларын кую һәм лизинг схемасы буенча түләү өчен тавыш бирсә, хисап приборлары хуҗалар акчасына куела. Күпфатирлы йортларда индивидуаль хисап приборлары хуҗалар милке булып санала.
Республика халкына социаль ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР Министрлар Кабинетының “Татарстанда торак йорт һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә социаль булышлык күрсәтү чаралары турында”гы Карарына үзгәрешләр кертелә. Хәзер 2009 елның 1 мартыннан соң электр энергиясе хисап приборларын куйган кешеләр бер тапкыр бирелә торган субсидия алачак. Субсидияне алу өчен гаиләнең кереме Татарстандагы яшәү минимумы күләменнән дә артмаска тиеш.