1 сентябрьдән мәктәп укытучыларына яңача түли башлаячаклар

Хезмәт хакының 70 проценты база өлешен тәшкил итә, ә 30 проценты ирешелгән нәтиҗәләргә бәйле

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Укытучыга яхшы хезмәт хакы түләмичә, бернинди нәтиҗә булмаячак”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында “Киләчәк” стратегиясенә багышланган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов.
Бу нисбәттән Укытучы елында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан агымдагы елның 1 сентябреннән мәктәп укытучыларына хезмәткә яңача түләү системасы буенча эш хакы бирү турында карар кабул ителгән. Хезмәт хакының 70 проценты база өлешен тәшкил итә, ә 30 проценты ирешелгән нәтиҗәләргә (укучыларның Бердәм дәүләт имтиханы күрсәткечләре, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда йомгаклау аттестациясе һәм 4 нче сыйныфтан алып мониторинг үткәрү нәтиҗәләре) карап түләнә. Моның өчен республика бюджетыннан якынча ел саен 4 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк.
Министр сүзләренчә, яңа түләү системасына күчкәндә, педагоглар элекке хезмәт хакыннан да азрак акча алмаска тиеш. Ул шулай да вакытлыча авырлыклар килеп чыгарга мөмкинлеген әйтте.
Балалар бакчаларында эшләүчеләр яңа системага 2011 елның 1 гыйнвареннан күчәчәк.
Татарстан мәгариф системасында 60 меңнән артык педагог исәпләнә. Уртача хезмәт хакы 10 мең сумнан артып китә.