Хәбәр юллыйм // КҮҢЕЛДӘГЕНЕ — КӘГАЗЬ БИТЕНӘ // 10 гыйнвар, №1

Хәбәр юллыйм // КҮҢЕЛДӘГЕНЕ — КӘГАЗЬ БИТЕНӘ // 10 гыйнвар, №1

Вакыт — аккан су... Ак “чебен”нәрен бик көттереп, артык иренеп кенә килгән кышның инде яртысы бетеп бара икән!

Артка борылып карасаң, кешелек дөньясында никадәр әһәмиятле вакыйга, бәйрәмнәр белән бәйле күңелле мизгелләр һәм очрашулар, шулай ук дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә һәр гаиләгә килгән борчу-мәшәкатьләр... — шуларның барысын бергә кушып тарихка әверелдергән, әле бүген генә булганны инде кичә итә алган Галиҗәнаб Вакытның кодрәтенә сокланмый мөмкин түгел.

Әлеге сәхифәгә ярашлы төп эшкә керешкәнче, якын кешесенә, хәтта туганына да ак кәгазьгә берничә юл сырларга бик атлыгып тормаган заманда редакциябезгә хат язып салучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә шулай хәбәрләшеп, киңәш-табыш итеп яшәргә насыйп булсын.

Инде килгән хатларга күз салыйк. Бик ерактан — Төмәннән килгән ике хатның да авторлары “Tatar ile”н даими укып баручыларга таныш. Газета укучыларга алар бу юлы нәрсә әйтергә тели икән?

Төмән университеты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Изил ГАРИФУЛЛИН: “Себер регионына ислам дине XIV гасыр ахырында кереп тарала һәм XVI гасыр ахырында, Себер ханлыгы җимерелгәннән соң, рус дәүләтенең көчләп чукындыру, христиан динен көчләп тагу политикасы нәтиҗәсендә, озак вакыт татар халкы күнегә башлаган диненнән аерылып тора, — дип башлаган ул шул тө-бәккә ислам диненең үтеп керүенә 610 ел тулуга багышлаган чыгышын. — 1714 елның 6 декабрендә Петр I себер метрополиты Федор Лещинский җибәргән әмере белән вогуллар, остяклар, татарлар, тунгуслар һәм якутлар яши торган җир-ләргә барырга, аларның табына торган кирәмәләрен яндырырга, кешеләрнең үз-ләрен барысын да христиан диненә күчерергә боера. 1742 елның 19 ноябрендә Рәсәйдә барлык мәчетләрне җимереп бетерү һәм яңаларын салдырмау турында махсус Указ була. — Шул рәвешле галим тарих битләренең Россиядә чукындыру сәясәтенә бәйле сәхифәләрен ача, Тубыл округы, Төмән өязендә аның үтәлеше кискен каршылыкларга очравын фактлар бе-лән дәлилли һәм: — Тарихчы Н. Ядринцев күрсәтүе буенча, Тубыл губернасында 1860-1869 елларда 40 мең кешене тәшкил иткән татарлардан 300 кеше генә чукындырылган. XX гасыр башында да православие чиркәве файдасына моннан ары уңышка ирешә алмаганнар... Шулай итеп, заманында татарларның үзаңы көчле булып, алар үзләренең милли телләренә, гореф-гадәт-ләренә тугрылыклы булганнар; башка телгә, дингә күчәргә ашыкмаганнар. Ә хәзер?..” — дип, язмасына нокта куя. Әйе, уйланырлык, нәтиҗә чыгарырлык җирлек бар монда.

Журналист Бибинур САБИРОВАны исә шул якларның табигате сокландыра, себер татарларының килеп чыгышы, тормышы кызыксындыра: “Елга буйларына гына тезелеп утырмаганнар, урманнар кочагына гына кереп сыенмаганнар борынгы татар авыллары, сазлыклар арасына да кереп яшеренгәннәр. Кемнән качканнар, нәрсә мәҗбүр иткән аларны күлләр арасында каналлар казып, каек көй-мәләргә төялеп, кеше аяк басмаслык сазлыклар арасына кереп урнашырга? — ди ул. Себер татарлары яшәгән авылларда булганда, аларның тарихы белән кызыксынуын ассызыклый: — Гаҗәеп бай рухи-мәдәни хәзинә саклана аларда. Хәтта һәр авылның сөйләм үзенчәлекләре дә ае-рылып тора: һәр авылның үз сөйләм көе, үз аһәңе. Монда төрле вакытларда төрле кабиләләр (Кытай чикләре тирәсеннән башлап, Алтай тау-ларыннан, Итил-Идел елгасы буйларыннан, Бохара якларыннан) килеп урнашканнар, гайрәтлерәкләре көч-сезрәкләрен кысрыклаганнар, аларны саз араларына, кара урман эчләренә качарга мәҗбүр иткән-нәр. Төрле телле, төрле гореф-гадәтле төрки кабиләләр, то-ра-бара, бер халык — себер татарлары булып формалашкан. Себер татарлары тарихында ак таплар бик күп әле, серләр күп. Ул серләр риваятьләрдә саклана, — дип, Бибинур ханым шуларның берничәсенә туктала.

Кыш башында безнең татар авылларын шау-гөр китергән Каз өмәләре хакында сүз алып, Татарстанның Апас районыннан Мәрди РАФИКОВ болай ди: “Авылларда сала кызлары җыелышып, каз өмәләре үткәрделәр. Борынгыдан калган йола гына түгел, ә авыл өчен зур тамаша, зур бәйрәм иде ул. Каз өмәсенең, әлбәттә, иң зурысы район Мәдәният йортында булды, — дип, Мәрди ага күргәзмә-сату белән башланып киткән шул бәйрәмдәге тамаша һәм уеннар барышы, аларның үзенчәлекләре турында бик яратып, җылы итеп бәян иткән. — Гөрләтеп озак кул чапканнан соң, традицион сәүдә башланды. Каратун, Иске Йомралы, Идрәз авылларыннан симез түшкәләр алып килгәннәр. Ә Дәүләкидән Гөлнара Гәрәева шәхси хуҗалыкта үстереп симерткән 20 каз түшкәсен сатып бирде”. Шулай итеп, Тау ягында узган татар бәйрәме күпләр горурланып сөйләрлек булган. Каз үстерүнең җаен, каз итен-нән затлы ризыклар әзерләү серләрен безнең халык белә һәм ел саен шуны исбат итә.

Безнең “Tatar ile”нең бүгенге хәленә нисбәтле фикерләрен, эчтәлегенә карата мактау сүзләрен җиткереп, газетаның авторлар белән хезмәттәшлектә иҗади эшләвен ассызыклагач, Казаннан Рафаэль САЛЬМУШЕВ: “Мин газетага язылдым. Үзем 10 яшьтән үк газеталар белән дуслыкта яшим, язгалыйм да. Өйгә 7-8 газета алдырам, кызыксынып укыйм. Газетаны аны радио, телевидение, Интернет та алыштыра алмый. Рәхәтләнеп укыйсың — кү-ңелләр ял итә. Хәер, аның бөтен тәме дә шунда инде”, — дип, хатының беренчесенә нокта куя.

“Сүзем Татарстанның Ф.Туишев исемендәге гармунчылар конкурсларында лауреат исеменә һәм күп бүләкләргә ия булган халык гармунчысы Динил Вафин турында, — дип башлаган ул соңгысын һәм танылган баянчыбыз, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинның әлеге шәхес белән үзен таныштыру вакыйгасына тукталган. — Д. Вафин үзенә дә, башкаларга да бик игътибарлы, сизгер музыкант. Кайсы композиторларның җырларын уйнавына карап, баянчының музыкаль белем дәрәҗәсенә дә бәя бирергә мөмкин. Шул хакта сүз кузгаткач, Данил Вафин иң элек Исмай Шәмсетдинов, Заһид Хәбибуллин, Рим Хәсәнов, Фасил Әхмәтов кебек танылган композиторларны телгә алды. Бары тик үзәк өзәрлек моң гына саркырга тиешле баянын сыкратып керделе-чыктылы көйләрне уйнарга ашкынып тормаган чаклары да була аның, — ди. Соңыннан автор сүзне бала чагында ук үзлегеннән гармун серләренә төшенгән язмасы герое Данил Вафинга бирә: — 1994 елда радиодан Рамил Курамшинның гармунчылар клубы ачарга җыенуы турында белдерү тыңладым. Менә 9 ел йөрим инде шушы Химиклар мәдәният сараендагы “Сүн-мәс дәрт” ансамбленә... Гармун моңыннан көч һәм куәт алып яшим мин. Соңгы елларда күңелем тулы моң булгандырмы, яңа көйләр яза башладым.”

Агымсудай уйлар, җавап таләп итеп, кыбырсыткан сораулар... “Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Иминлек, кадер-хөрмәтнең, бәрәкәтнең ачкычы кемнең кулында?.. Исән килеш үк тере мәеткә әйләнмәс өчен нәрсәләр эшләргә, дөрес, тәр-типле итеп яшәр өчен кем-нәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң? — Шул рәвешле бер-бер артлы тезелгән һәм беренче карашка гади күренгән сорауларга, баксаң, тәгаен генә, өздереп кенә җавап бирүе алай бик җиңел дә түгел икән. Үзе үк куйган әлеге сорауларга республикабызның Азнакай районы Урсай авылында яшәүче мөгаллим Роберт ЗАРИПОВ та җавап эзли, фикерләре белән уртаклаша. — Һәр өлкән кеше үзенең үткән гомере турында уйлана торгандыр... Галимнәр фикеренчә, өлкән кешенең акылы, үз-үзен тотышы сабый балага якын икән. Шундый гыйбарә бар бит: “Әздән хәтер кала, әздән күңел була”. Бүгенге көндә өлкән кешеләргә яшьләр тарафыннан ихтирам җитми: күпме кимсетелгән әбиләр, бабайлар, торыр, тәрбияләр кешесе (улы, кызы) булуга карамастан, картлар йортында тилмерәләр; дәүләт учреждениеләрендә эшләүче туташларга мөрәҗәгать итсә, күпме тупаслык, дорфалык күрсәтелә... — Эчкече уллары җәбер-золымына түзеп, тиененә кадәр санап-исәпләп тоткан пенсиясен талатып гомер көзен үткәрүче карт ата-ананың мөшкел хәлен искәрткәч, Роберт ага, фикерләрен йомгаклап: — Өлкән-нәрнең кадерен белик! — дип өнди. —Тормышта очраган кыенлыклардан куркып калмау, аның ямен җуймау, тумас борын картаймау, яшь чагында гына тулы көченә ачыла торган дулкынландыргыч, серле, бөтен җаныңны биләп ала торган яшәү шатлыгын тою шулкадәр дә мөһим.”

“Түбәндәге фикерләрне укучыларга җиткерсәгез иде, — дип алдан ук гозерен җиткергән Казаннан Рашат ГАЛИМОВ. Өч хатының берсе тормышта очраклык һәм закончалык теориясен ачуга кайтып калган: “Очраклык һәм закончалык дөньяның яралуының һәм тереклекнең килеп чыгуының нигезедә ята. Дөньяның беренче мизгелләрендә бертөрле закончалыклар материя хаосыннан беренче атомнарны оештыралар, аннан соң икенче төр-ле закончалыклар шул атомнар хаосыннан йолдызлар һәм планеталар оештыралар. Шулардан соң башка закончалыклар безнең планетабызның беренче океаннарындагы матдәнең хаосыннан тереклекнең беренче формалары күзәнәкләрнең барлыкка килүенә китерә, — ди автор, фикерен дәвам итеп, органоидлар оешу һәм башкалар турында тәфсилләп сөй-ләгәч, нәтиҗә ясый: — Табигать аерым шәхес, яки аерым җан турында кайгыртмыйча, бары тик гомумән кешеләр токымын гына күздә тота. Шуңа күрә шәхес, яки җан бер генә тапкыр барлыкка килә һәм икенче тапкыр дөньяда яңадан туа алмый.” Әлеге авторның җанның бер генә тапкыр яралуын фаразлаган фикерен узган юлы хатларга күзәтүдә (“Tatar ile”нең 2004 елгы 39нчы саны) чагылдырган идек инде. Күңелдә үзеннән-үзе шик туа: безгә хат язып салган кеше дә укымагач, хатларга күзәтү бастыруның кирәге бар микән, Рашат әфәнде?

Хатларының соңгы икесе эчтәлеге буенча башкалабызның бизәлеше һәм архитектурасына нисбәтле: “Нәфыйков проектының да, беренче урынны алган проектның да җитди кимчелекләре бар, — ди Р. Галимов Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызга багышланган һәйкәл проектлары хакында. — 1) Беседка Кремль стенасыннан югары булу түгел, ул аннан тәбәнәгрәк тә. Бу — зур кимчелек, чөнки һәйкәл зур һәм мәһабәт булсын өчен ул әлеге проекттагыдан бик күпкә зуррак булырга тиеш. 2) Ул һәйкәлгә илткән баскыч берничек тә тоташ була алмый, чөнки беркем дә Кремль астындагы автомобиль юлын ябарга рөхсәт итмәс” һ.б. Болар, әлбәттә, фәкать хат авторының фикере генә. Конкурста катнашкан проектлар турында газетада күп тапкырлар язмалар булды, игътибарлы укучы бу хакта хәбәрдар булырга тиеш һәм үз фикере дә юк түгелдер. “Дөрес тәнкыйтькә карамастан, тимер юл кассалары бинасындагы татар кызы сурәтен төзәтмичә, кимчелекләрен калдырырга булдылар, — дип тәнкыйтьләвен дәвам итә Рашат әфәнде. — Ул кызның муены озын гына түгел, тагын чамасыз юан да әле. Үгез муеныннан ким түгел. Күбрәк ул Көньяк Америкадагы лама дигән җанварның муенына охшаган. Реконструкция булгач, бигрәк тә җайлы иде бит хаталарны төзәтергә.”

Газетабызда басылган язмаларга укучы битараф калмаганга без шатланабыз гы-на: кайсылары телефон аша элемтәгә керә, кемдер хат язып сала. ““Tatar ile”нең 46 санында “Тәүфикъ Әйди хакында берничә сүз” дигән мәкаләне укыгач, мин дә берничә сүз өстәргә булдым. Ул безнең өйдә байтак кына вакыт булган иде. Тыйнак, тыныч, акыллы кешегә ошаган ул... — дип яза Сембердән Әминә ҖӘЛӘЕВА, хатирә-ләренә туктала. — Кайда икән соң Тәүфикъ кабере? Марат Мулюков каберенә барганым бар. Анда халкыбызның бик күп күренекле уллары һәм кызлары “соңгы юл”ын тапкан. Сораштыргалап шуны белдем: Әлдермеш авылы кызы Әлфия Сәгъдиева Тәүфикъны үз авылына алып кайткан һәм ямь-яшел каберлеккә балаларының атасын урнаштырган икән... Хуш, Тәү-фикъ! Урының җәннәттә булсын, мин моңа ышанам”, — дип тәмамланган әлеге хат.

Соңгы хат Тверь шәһәрендә яшәүче С. ЧИСТЯКОВтан булып чыкты. Алдарак газеталарыбызны соратып язган иде ул, Тверь татарларының тормышын чагылдырган яз-ма да җибәргән. Гозерен үтәп, газеталарны почта аша җи-бәргән идек. Бусы — шуңа рәхмәт хаты. “Очень интересуюсь культурой Татарстана. Мне еще пока трудно писать на татарском, но я стараюсь”, — дигән ул уч төбе генә кадәр хатында. Тырышкан — морадына иреш-кән, ди халкыбыз. Өстәп шуны хәбәр итик: “Татарлар — Тверьда” дигән югарыда телгә алган язма “Tatar ile”нең 50нче санында дөнья күрде.

Бу юлыга шуның белән тәмам. XXI гасырның 5нче елын да, алдагыларын да бергәләп, тыгыз элемтәдә торып эшлисе, һәр туасы көнгә куанып, үзебезчә яшисе иде.

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.