Госман хәзрәт Исхакый Катарда рәсми сәфәр белән булды

Госман хәзрәт Исхакый Катарда рәсми сәфәр белән булды

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Люция Камалова). Иртәгә Казанга “РАФ+” компанияләре Директорлар советы рәисе белән берлектә Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы чакыруы буенча Катар дәүләтенә рәсми эш сәфәрендә булган ТР Диния нәзарәте башлыгы Госман хәзрәт Исхакый кайта.

Министр Фейсал Әл-Мәхмүд белән очрашу барышында ТР мөфтие Россия Ислам университеты өчен офис-фатир бинасы төзүдә булышлык күрсәткән өчен рәхмәт белдергән. “РАФ+” компаниясе биш катлы бина төзү буенча үзенең бурычларын үтәде һәм аның эчке ягын бизәү эшләренә кереште, дип белдергән ул. Министр Фейсал Әл-Мәхмүд мөфтигә бина төзелешен алга таба да финансларга вәгъдә итте. Аны 2006 елның май ахырында ачу ниятләнә.

6-8 март көннәрендә Кувейтта “Без һәм башкалар” исемле конференция узды. Биредә мөселманнарның башка конфессия вәкилләре белән мөнәсәбәтләре турында сүз барды. Конференция эшендә ТР мөфтие Госман хәзрәт Исхакый һәм ТР Диния нәзарәтенең халыкара багланышлар бүлеге башлыгы Җәмил хәзрәт Юскаев катнашкан.

Конференция Кувейт Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы һәм Кувейт дәүләтенең исламда “ышанычлылык принцибы” ныгыту оешмасы теләктәшлегендә узган. Әлеге чарада танылган мөселман һәм христиан галимнәре, атаклы дәүләт эшлеклеләре катнашкан.